Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Батырлык дәресе үтте (Фоторепортаж)

Мәктәп укучылары өчен дәрестән тыш чаралар һәрдаим оештырыла. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Батырлык дәресе узды.

Анда район мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Егетләр һәм кызлар дәрескә кызыксынып килде, чөнки очрашуның кунагы Метрәйнең активист егете Рузәл Минһаҗев иде.

Балалар, хәер, өлкәннәр дә гаджетларсыз яши алмый. Балаларның үсүе, укуы һәм социальләшүе гиперинформация шартларында уза. Моның уңай һәм тискәре яклары бар. Мәгълүмат төрле һәм аның күпчелеге социаль челтәрләр аша таратыла. Бу яшүсмерләрнең сәламәтлегенә, хәтта гомеренә дә зыян китерергә мөмкин. Дәресне башлаган иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов та шул хакта искәртте.
– Балаларны тәрбияләү мәсәләсендә акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтү – мәктәпләрнең дә, әти-әниләрнең, җәмәгатьчелекнең дә бурычы. Батырлык дәресе укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүгә үз өлешен кертер, дип ышанам, – ди Рушат Солтанов.
Укучылар “Батырлык каян килә?” дигән сорауга җавап эзләде. Батырлык әти-әни мәхәббәтеннән, туган җирдән, тирә-юньдәге кешеләрдән килә дип нәтиҗә ясады алар. 
Дәрескә чакырылган кунак Рузәл Минһаҗев мобилизацияләнгән егетләрнең тормыш-көнкүреше, батырлыклары турында сөйләде. Рузәл Минһаҗев шигырьләрен дә укыды, алар беркемне дә битараф калдырмагандыр. 
– Максатым – балаларда ватанпәрвәрлек хисләрен уяту, туган җирне яратырга, туган телебездә сөйләшергә өйрәтү. Алар Мөслимнең намуслы гражданнары булып үссеннәр иде. Гомер бик кыска. Яшь буын белән горурланырлык булсын! – ди Рузәл Минһаҗев.
Мәктәп укучылары Рузәл Минһаҗевны тын калып тыңладылар. Арада якыннары мобилизацияләнгән балалар да бар иде. 
– Минем әтием дә шунда. Мин аны бик сагындым! Рузәл абый әтиемнән берәр хәбәр әйтмәсме, дип ашкынып килдем бу очрашуга, – диде бер укучы.
Батырлык дәресләре һәрдаим оештырыла. Бу дәресләрнең максаты – укучыларда ватанпәрвәрлек, намус, вөҗдан кебек сыйфатлар тәрбияләү.
– Батырлык дәресләре кирәк. Алар безгә әхлакый тәрбия бирә һәм патриотик хисләр уята, – ди Мөслим лицее укучысы Ринас Романов. 
Дәрес музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Талантлы егетләр Илназ Морзаханов һәм Илвир Габдрахманов моңлы җырлары белән тамашачыларны җәлеп итте. Дәрес азагында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.

Рәмилә Сәләмова

Рәмилә Сәләмова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев