Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Батырларның даны мәңгелек

Советлар Союзы герое Петр Днепров

Советлар Союзы герое Петр Днепров (Поганкин) районыбызның Островка авылында туган. 1939 елда Кызыл Армиягә алына. 1941 елда Бөек Ватан сугышына китә. Гвардия капитаны, танк батальоны командиры урынбасары була. П.Днепров хезмәт иткән танк дивизиясе 1941нче елның 10 ноябрендә Тула янында эшелоннан төшү белән сугышка керә. Яшь офицер һәм аның иптәшләре дүрт тәүлек буе үз-үзләрен аямыйча сугыша. 15 ноябрьдә ике мәртәбә яралангач та, Петр Днепров сугыш кырыннан китми. Бу бәрелештәге батырлыгы өчен ул беренче бүләген ала. Мәскәү янындагы сугышларда катнаша. 1942-1943 еллардагы бәрелешләрдә Петр Днепров берничә тапкыр яралана, әмма аның экипажы һәрвакыт алгы сафта була. 1945 елның гыйнварендә танкистларга укчы дивизияләр белән берлектә дошманның көчле оборона линиясен өзәргә приказ бирелә. Операция вакытында капитан П.Днепровка дошман тылына разведка ясарга кушыла. Бу героик поход гомуми уңыш белән тәмамлана. Бу көннәрдә П.Днепров отряды дошманның 180 автомашинасын, 8 пушка, 4 танкны, 200ләп немец солдатын һәм офицерын юк итә. 1945нче елның 27 февралендә танкист Петр Днепровка Советлар Союзы герое исеме бирелә. “Алтын Йолдыз”дан тыш ул Ленин ордены, “Кызыл Йолдыз” ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә. Бөек Җиңү көнен ул Берлинда каршылый. Сугыштан соң отставкадагы майор башта партия органнарында эшли, аннан инженер була. 1974нче елның 23 июлендә Киевта вафат була. 2015 елда Рус Шуган урта мәктәбендә Петр Днепров истәлегенә граниттан ясалган мемориаль такта ачыла, анда геройның бюсты урнаштырылган. Шуган мәктәбе 2011елдан лаеклы рәвештә аның исемен йөртә һәм районда көчле хәрби-патриотик тәрбия үзәге булып тора. Шуганда һәм Мөслимдәге бер урамга  Петр Днепров исеме бирелгән.

Фото – Мөслим муниципаль районының рәсми порталыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев