Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Батырларның даны мәңгелек

Ветераннар советы батыр райондашларыбызның каберләрен зиярәт кылды.

Халкыбызның корычтай ныклыгы, ватанпәрвәрлеге, изге максатларына тугрылыгы бәрабәренә яуланган тыныч, мул тормыш өчен авыр сынауларда тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән сугыш һәм хезмәт батырларын онытырга тиеш түгелбез. Район ветераннар советының “Батырлар эзеннән” исеме астында үткән күчмә утырышының максаты Шуган, Исәнсеф, Бүләк, Дусай авылларында булып, каһарманнар турында истәлекләрне хәтердә яңарту иде. Район ветераннар советы җитәкчесе Илгиз Низамов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек чорында фидакарь шәхесләрне барларга, аларның данлы үткәнен яшь буынга җиткерергә чакырды.

Очрашу Рус Шуганда балалар бакчасына йөрүчеләрнең сәламләве белән башланып китте. Кунаклар Островка авылында туып, Шуган мәктәбендә укыган, Ватаныбызны фашист илбасарларыннан азат итүдә батырлык үрнәкләре күрсәткән Петр Днепровның тормышы белән танышты, аның истәлегенә куелган мемориаль такта янына чәчәкләр салдылар. Мәктәп директоры Фирдәвес Фәрхетдинов һәм укучылар мәктәпнең хәтер һәм ватанпәрвәрлек почмагындагы стендлар, махсус хәрби операциядә һәлак булган Иван Шильнов, музей экспонатлары хакында сөйләделәр. Ветеран укытучы А.Ивановның 1970 елда П.Днепров белән Киевта очрашуы хакында чыгышы да күпләрдә кызыксыну уятты. 

Чиратта – ак финнар белән сугышта батырларча һәлак булган Гыймазетдин Вәҗетдиновны үстергән Исәнсеф авылында очрашу. Һәр чыгыш ясаучы авыр тормышта чыныккан, яшьтән үк сынауларны җиңәргә өйрәнгән курку белмәс батыр авылдашлары хакында горурланып сөйләде. Герой һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, Бүләк авылына юл тоттык. Анда 127нче артиллерия полкында хезмәт иткән, Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәрендә күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән Илдар Маннанов һәйкәлен карадык. Батырлыгы легендага әйләнгән якташыбызның тормышы белән таныштык, авыл халкы белән аралаштык. 

Дусайга ветераннар өч шәхеснең каберен зират кылу максаты белән барды. Менә “Дан ордены” кавалеры Бәдыйк Салихов кабере. Ерак түгел туган җиренең данын арттыру өчен армый-талмый эшләп, авылдашлары күңелендә якты эз калдырган бөек шәхес Мирза Гаттаров кабере урнашкан. Бераз үткәч, авыр сугыш елларында да дәүләткә ел саен 4000-4500 центнер икмәк саткан, авылдашларын да туя ашарлык икмәк белән тәэмин иткән колхоз рәисе Газизә Мохтарова кабере. Якташларының бу шәхесләр хакында сөйләгәннәрен таң калып тыңладык. Әйе, кыска гына гомер эчендә зур биеклекләргә ирешү, үзеңнән соң якты эз калдыра алу, исемеңне мәңгеләштерердәй, ягъни исән чакта ук һәйкәл булырлык эшләр калдыру зур бәхеттер ул. Сугыш һәм хезмәт батырларының данлы истәлеге буыннардан буыннарга күчәр дигән уйлар белән кайттык.

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев