Батырлар даны мәңгелек
Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов
Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов Бүләк авылында крестьян гаиләсендә туган. Җидееллык мәктәп тәмамлагач, ул, Чаллыда комбайнчылар курсларын тәмамлап, Пучыдагы Калинин МТСында эшли. 1940 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Бөек Ватан сугышында 1941 елның августыннан 127нче артиллерия полкында тупчы буларак катнаша. Шушы елның көзендә Төньяк-көнбатыш фронтта хәл кискенләшә. 8 ноябрьдә немецлар Тихвинны басып ала. Камалыштагы Ленинградка йөкләр илтә торган соңгы тимер юл магистрале өзелә. Тихвин шәһәре өчен барган сугышларда каһарманлык күрсәткән сигез сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Алар арасында каты яраланган хәлдә дә дошман пехотасына каршы батырларча көрәшкән якташыбыз, туп расчеты коручысы Илдар Маннанов та була.
Сугыштан соң якташыбыз Совет сәүдәсе техникумын тәмамлап, озак еллар сәүдә системасында эшли. 2010 елда вафат була. Бүләк авылында аның истәлегенә мемориаль такта куелган, бюст урнаштырылган. Мөслим авылының бер урамы Илдар Маннанов исемен йөртә. Өч геройның да бюстлары Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында урнаштырылган.
Коммунистлар партиясенең XXIV съезды делегаты Мирза Гаттаров башта – туган авылы Түрештә, аннан Күбәк мәктәбендә белем ала. Хезмәт юлын 16 яшендә гади колхозчы булып башлый. 18 яшендә сугышка китә. Сугыштан соң Түреш авылында колхоз рәисе вазыйфаларын башкара. 1953 елда агроном белгечлеге алып Баекка кайта. Яшь агрономның уңышлы эш алымнарын күреп, М.Гаттаровны колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Ул җитәкләгән 21 ел эчендә “Урал” колхозы күп тапкырлар район, республика, РСФСР күләмендәге социалистик ярышларда җиңә. РСФСР Министрлар кабинеты һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байрагына лаек була. Колхоз рәисе М.Гаттаров Октябрь революциясе, “Почет билгесе” орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә, “Татарстанның атказанган агрономы”, “Мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исемнәрен ала. Тырыш җитәкче Коммунистлар партиясенең XXIV съездына делегат булып сайлана. Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, 1967 елда – бронза, 1968 елда алтын медаль белән бүләкләнә. РСФСР күләмендәге социалистик ярышта “отличник” исемен алуга ирешә. ТАССР Югары Советы президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Шулай да иң зур бүләк халыкның үз итүе, ышаныч белдерүе була. Авылдашлары аны зур хөрмәт белән искә алалар. “Кешеләр өчен яшәде, эшләде, гадел, акыллы булды, һәркемне тигез күрде”, – диләр алар бу күренекле шәхес хакында. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Илүсә Нәбиуллинаның “Егерме дүртнең берсе” китабы – Мирза Гаттаровка куелган һәйкәл.
Фото – Мөслим муниципаль районының рәсми порталыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев