Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Батырлар даны мәңгелек

Советлар Союзы Герое Гыймазетдин Вәҗетдинов

Советлар Союзы Герое Гыймазетдин Вәҗетдинов Исәнсеф авылында ярлы гаиләдә туган. Әтисен бик иртә югалткан дүрт баланың иң олысы булган 7 яшьлек Гыймазетдингә тормышның ачысын-төчесен бик иртә татырга, хәтта вакыты белән хәер сорашырга да туры килә. 1928 елда ул беренчеләрдән булып комсомолга керә. Бер елдан соң егет Кызыл Армия сафларына чакырыла. Новороссийскида полк мәктәбендә хәрби әзерлек үткәннән соң отделение командиры була. Биредә аны партия сафларына алалар. 1933 елда демобилизацияләнә. Колхоз рәисләре әзерли торган курсларны тәмамлагач, егетне Актаныш районының (ул чакта Калинин районы) Иске Семистрау авылына рәис итеп куялар. 1934 елда аны кабат Кызыл Армия сафларына, сроктан тыш хәрби хезмәткә чакыралар. Ул ак финнарга каршы барган хәрби операцияләрдә катнаша. Скриппари авылы өчен барган каты сугышларда зур тәвәккәллек һәм кыюлык үрнәге күрсәтә. 40-45 градуслы салкыннарда хәзерлекле Выборг группировкасына каршы тору гаять авыр була. Сугышта 290 меңгә якын ватандашыбыз һәлак була. Г.Вәҗетдинов ротасы сиздермичә дошман флангына чыгып, кинәт һөҗүм итәргә тиеш була. Көтелмәгән җирдәге засаданы уңышлы үтеп, рота билгеләнгән вакытта һәм тиешле урында дошманга һөҗүм ясый. Әмма өстәмә көч туплаган финнар кабат һөҗүмгә күчә. Командир Г.Вәҗетдинов һәлак булган пулеметчыны алыштыра һәм солдатларын атакага өнди. Скриппари авылы барган сугышта, 1940нчы елның 8 мартында Гыймазетдин Вәҗетдиновның гомере өзелә. Үлгәннән соң аңа командованиенең сугышчан бурычларын үрнәк үтәгәне, ныклык һәм батырлык күрсәткәне өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Исәнсефтә аның истәлегенә бюст куелган. Мәлләтамак кызы Мәгъмүрә белән гаилә корып, ике балага гомер бирәләр. Өченче балалары әтисенең үлеме турында кара кәгазь килгән көнне туа. Г. Вәҗетдинов эшләгән Алабуга шәһәрендәге Хәтер аллеясында да герой истәлегенә бюст куелган.

Фото – Мөслим муниципаль районының рәсми порталыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев