Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Авыл халкы юмарт бит ул!

Бу атнада Тойгелде кызлары да изге эшкә үзләреннән өлеш керттеләр. Авылның мәдәният йортында токмач кисү өмәсе оештырылды.

– Хезмәт сөюче тырыш апаларыбыз бертавыштан ризалык белдереп үзләре белән бөтен кирәк-яракны алып килделәр. Тиз арада күп итеп токмач әзерләргә җитештек. Аның быел бит йомыркасы да дефицитка әйләнеп китте. Авылдашыбыз Лениза Ситдикова йомырка белән ярдәм итте, – ди Энҗе Шәмсетдинова.

Пәнҗешәмбе көнне апалар чәкчәк пешерергә планлаштыралар. Мондый өмәләрне авыл уңганнары кыш айларында да берничә тапкыр үткәрергә өлгергән.

– Йөрәк җылысы белән әзерләгән токмачларыбыз, калганы да егетләргә берүк ризык булсын инде. Андый җирдә баллыны да ашыйсы киләдер. Солдат хезмәтендә булганда балаларга әти-әни шоколад, төрле тәм-том алып бара иде бит. Махсус хәрби операциядә булгач, аларын да уйлыйбыз. Улым армиядә вакытта солдатларның татлы ризык ашыйсылары килүе турында гел сөйли иде. Егетләргә чәкчәк пешерергә алынуыбызга да шушы вакыйга сәбәпче булгандыр. Ничек булса да җиңүгә үз өлешебезне кертәсе килә. Авылдашлар, шөкер, бердәм бездә. Кемдер банкасы белән бал, кемдер көнбагыш мае китерә, – ди Гүзәлия Шәйморатова.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 1 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев