Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Авыл халкы бердәм һәм ярдәмчел (фоторепортаж)

Баланлы авылында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен саклану костюмнары тегәләр.

Баланлы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова – актив волонтерларның берсе. Нинди генә хәйрия акциясе игълан ителсә дә, ул беренчеләрдән булып авылдашлары белән ярдәм җыюны оештыра.

– Ярдәм җыюда актив катнашучы авылдашларыма рәхмәтлемен, – ди Фәния ханым. – Ярдәм оештыру турында хәбәр чыгу белән авылдашларыбызның һәрберсе үз өлешен кертергә ашыга. Мәктәп-бакча коллективлары да, өлкәннәр дә һәрвакыт бердәм. Читтә яшәүче авылдашларыбыз да битараф калмый: картага акча күчерәләр дә без авыл кибетеннән кирәкле әйберләрне алабыз. Күптән түгел җибәрелгән гуманитар ярдәм өчен авылдашларыбыз бик күп җылы киемнәр, азык-төлек китерде, рәхмәт аларга!

Баланлы авылы мәдәният йорты бинасы тегү цехын хәтерләтә. Тегү машиналары, кайчы тавышлары һәм хатын-кызларның акрын гына җырлавы ишетелә. Һәркемгә эш бүленгән.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 17 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев