Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Әфган утын кичкән Суворов

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Батыр йөрәкле ир-егетләребез чит илләрдә иминлекне тәэмин итүдә дә үзләрен курку белмәс солдатлар итеп танытты

Әфганстан сүзен ишетү белән аның йөрәгендә мәңге төзәлмәс яра сыкрап куя... Тау-кыялар арасыннан исән-имин кайтса да, утлы еллар вакыйгалары аның җанын гел бимазалап тора. Сүзебез Торыш авылыннан әфган сугышы ветераны Илшат Гәрәев турында.
– Үзбәкстанда – Фирганә өлкәсенең Янги-Чек авылында туганмын. Ике яшем тулгач, әти белән әни, балаларын алып, Мөслим җирлегенә кайтып төпләнгән. Алты баланың бишенчесе идем мин. Иркәләнеп тә, эшләп тә үсәргә туры килде. Унсигезем тулгач, армия сафларына алдылар, – ди Илшат абый.
Куйбышев шәһәренең гомуми хәрби полкында төгәл бер ел хезмәт иткәч, Илшатны Әфганстанга җибәрәләр. Автовзводтан алар дүртәү китә. Араларында Мари Бүләр егете Вячеслав Байгузин һәм Красноярдан Зөфәр Садретдинов та була.
– АН-22 самолеты белән Кабулга якын гына булган Баграм шәһәренә килеп төштек. Барлыгы 300 кеше идек. Бер көннән соң – Кабулга, аннары Джалалабад шәһәренә юл тоттык. Хәтерлим, гыйнвар ае иде. Безне юл буйларына сакка куйдылар, машиналар озатып йөрдек. Апрель аенда гына БТРлар килә башлады. Мине дә БТРга пулеметчы итеп куйдылар, – ди ветеран. 
Ике тапкыр Термез шәһәренә чыга солдатлар. Бамьян шәһәренә барганда, көчле атышка туры килеп, чолганышка эләгәләр. Ике егет вафат була, тагын дүртесе каты яралана. Бәхеткә, Илшат камалыштан исән-имин чыга. 
Әтисе һәм абыйсы сунарчы булган Илшат кечкенәдән корал белән идарә итәргә өйрәнеп үскән була. Сугышның үзәгенә килеп эләккәч, утлы коралны бик ипле куллана белгән егетнең иңсәсендәге винтовкасы аерылмас дустына әверелә. Алты ай буе әти-әнисе дә, туганнары да Илшатның нинди мәхшәргә килеп эләккәнен белмиләр. Хәер, белсәләр дә нишли алалар иде соң?! Беркемнән сорамыйча башланган кирәксез сугыш бик күп аналарны вакытсыз картайтты, сабыйларны тартып алып, кара гүрләргә кертте...
– Иң истә калганы – сусызлык, такы-токы ашау. Коелар күп булса да, алардан су эчәргә ярамады. Душманнарның коелардагы суны агулап китү очраклары аз булмады. Шуның аркасында да сугышчан дусларны югалтырга туры килде. Әфганстан җирләреннән әйләнеп кайткач, әфганчы дусларны югалту тагын да авыр икән. Туган якларга кайтып алты ай да үтмәде, табут белән күрше авыл егете Славикны алып кайттылар, – дип, күңел яраларын кузгатты Илшат абый. – Кичә генә бергә булган хезмәттәш дустыңның мәетен күрү, туган якларга кургаш табутлар озату, чүлләр кызуы, җилләр камчысы – болар беркайчан да онытылмас. Без Әфганга үләрбез дип бармаган идек... 
Илшат Гәрәев, башка әфганчылар кебек, ул елларда күргән-кичергәннәре турында җәелеп китеп сөйләргә яратмый. Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгару көне якынлашканда хатирәләр кабат яңара, “бу авыр истәлекләр гомер буе озата барачак икән” дип, күңеленнән генә кабатлый ул...
Илшат абый хәләле Рәсимә апа белән ике бала үстергән, өч оныклары бар. Әфганчылар да, чордашлары да аңа исеме белән түгел, ә кушаматы белән дәшә. Суворов диләр аны... Мәктәп елларыннан ук укырга яратканы, фәннәргә мәхәббәте, башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен аеруча яратканы өчен бирелгән әлеге кушамат әнә шулай ничә еллар озатып йөри үзен.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X