Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Ватанпәрвәрлек

Әфган утын кичкән Дамир

Мөслим авылында әфганчы Дамир Шәфигуллин яшәгән күпфатирлы йортка элмә такта куелды

1979 елдан 1989 елга кадәр дәвам иткән Әфган сугышында рай-оныбыздан 128 ир-егет катнаша. “Батырларның даны – мәңгелек”, дип, еш әйтсәк тә, аларның барысын да хөрмәтләп бетерә алмыйбыз әле. Бу сугышта катнашкан егетләр яшәгән йортларга элмә такталар кую аларга хөрмәт күрсәтүдә бер адым булып тора.

Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләп, алар яшәгән йортларга элмә такталар кую матур гадәткә әйләнде. Бүгенге көндә истәлекле такталар әфганчылар яшәгән 30 йортка куелган. Бөек Ватан сугышы ветеранарының, әфганчыларның данлы юлын бүген махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр дәвам итә. Хәрби хәрәкәтләрдә, локаль сугышларда катнашкан курку белмәс егетләрне онытырга хакыбыз юк!

Катмышның эшсөяр егете

Дамир Шәфигуллин 1961нче елның 10 мартында Катмыш авылында дөньяга килә. Күмәк хуҗалыкта терлекчелектә хезмәт куючы Зәкия һәм Гобәйдулла Шәфигуллиннар гаиләләрендә өченче бала булып туган улларына бик сөенәләр. Дамирның абыйсы Фирдәвес, апасы Миңнесәрия кебек тырыш һәм хезмәт сөючән булачагына өмет баглыйлар. Дамир, әти-әнисенең ышанычын, өметен аклап, балачактан ук кул арасына керә башлый. 4 классны тәмамлау белән колхоз сыерларын көтәргә алына. Мөслим урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, читкә китәргә ашыкмый, һөнәри училищега укырга керә. Урта һөнәри белем алгач, Киров исемендәге колхозга эшкә килә. Сыйныфташы Рафис Миңнуллин Д. Шәфигуллинның бала чагыннан ук аз сүзле, шул ук вакытта эшкә бик хирыс булуын билгеләп үтте.

– Без Дамир белән балачактан ук бергә. Бер авылда үстек, бергә уйнадык, бергә мәктәптә укыдык. Җәяүләп Мөслим мәктәбенә укырга йөрдек. Колхозда да бергә эшләргә туры килде. Шуңа тормыш юлыбызның күп өлешен бергә үткәрдек, дияргә тулы хакыбыз бар. Мине хәрби хезмәткә алданрак алдылар, ә Дамир 1980 елда китте. 18-19 яшьлек егетләрне сугышка кертеп җибәргәннәр. Шушы егетләр, җилкәләренә 30-40 килограмм авырлыктагы йөк (кирәк-ярак) асып, биек тауларда дошманга каршы сугыштылар, илне сакладылар! Батырлыгыгыз, илебезне саклап югалткан сәламәтлегегез өчен рәхмәт сезгә, егетләр! Без, классташлар, Дамир өчен бик шатбыз: ул нинди генә авырлыклар күрсә дә, югалмады, матур гаилә корды, хатыны белән өч балага гомер бүләк иттеләр, – диде Рафис Миңнуллин.

Мәгариф ветераны Энҗе Шәймәрданова Дамир Шәфигуллинның бик тыйнак булуын билгеләп үтте.

– Дамирны мин 4-9 сыйныфларда укыттым, аларның класс җитәкчесе булдым. Дамирның әти-әнисе белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Сыйныф бик көчле иде: спортта булсынмы, иҗтимагый эшләрдәме, колхоз эшендә булсынмы, укудамы – барысында да һәрвакыт алдынгы урыннарда булдык. Әлеге сыйныф белән мин һәрвакыт горурланып яшәдем. Катмыштан алар 8 бала йөреп укыдылар. Класста 28 бала булса да, бик тәртипле һәм үрнәк булдылар. Дамир бик тыйнак, аз сүзле булды. Тагын бер бәхете: ул сыйныфташы Илсөяр белән гаилә корды һәм инде 40 елга якын бәхетле гомер итәләр. Яраткан укучыбызны, Дамирыбызны хөрмәт итеп, аның батырлыгын олылап искә алуыгыз өчен мин ихлас күңелдән бик шатмын. Барыгызга да бик зур рәхмәт! – диде Энҗе ханым.

Әфганстан – таулар иле

1980нче елның 23 октябрендә Дамир Шәфигуллин хәрби хезмәткә чакыру ала һәм ихластан горурланып армия хезмәтен үтәргә китә.

– Хәрби хезмәт үтү һәр ир-егет өчен зур горурлык һәм олы дәрәҗә иде. Ул чорда бигрәк тә. Хәтта кызлар да армиягә барган егетләрне генә сайлый, аларга аерым игътибар бирә иде, – дип искә ала Дамир Шәфигуллин яшьлек елларын. – Ул вакытта Әфганстанда хәрби бәрелешләр башланган иде инде, әмма бу хакта халыкка ачыктан-ачык мәгълүмат җиткерү юк иде. Әфганстанга җибәрәләрме, башка җиргәме – анысы минем өчен мөһим булмады. Иң мөһиме хәрби хезмәткә алыну иде.

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының җыелу пунктында бер атналык өйрәнүләр үткәч, Дамир Шәфигуллинны Таҗикстанның Термез шәһәренә күчерәләр. Анда яшь солдат хәрби әзерлек узып, хәрби ант кабул итә. Шул ук елның 27 декабрендә Дамир Шәфигуллинны Әфганстан республикасының Баграм шәһәренә күчерәләр, гранатометчиклар взводына билгелиләр. Кабул шәһәренә күчкәч, аларның полкына СССРдан килгән азык-төлек, ягулык, корал төялгән машина колонналарын билгеләнгән пунтка кадәр дошманнардан саклап озату бурычы йөкләнә. Әфганстанның тау-ташлы юлларында бик күп сынаулар узарга туры килә Дамир Шәфигуллинга. Әфганстанның түзеп булмаслык эссе көннәрен дә, тешләр тешкә тими калтыратучы салкын төннәрен дә, бер йотым суга һәм бер кисәк ипигә тилмергән вакытларны да кичерергә һәм шул юлларны иңне-иңгә куеп үткән, бер телем ипине бүлешеп ашаган хезмәттәшләрен дә югалтырга туры килә. Дошман пуляларыннан, снаряд ярчыкларыннан кача алса да, Әфганстанда хакимлек иткән авырулардан үзен саклап кала алмый Дамир. 1981 елда ул сары чире белән авырый башлый һәм авыру сәбәпле Красноводск хәрби госпиталенә кайтарыла. Тулыр-тулмас ике ай вакыт үткәч, тернәкләнгәч, ул янәдән үзенең хәрби частена юл ала. Хәрби хезмәтне ул өч айга озаграк үтә. Дамир Шәфигуллин хәрби хезмәттә күрсәткән батырлыклары өчен “Рәхмәтле әфган халкыннан”, “Интернационалист хәрбигә” һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Туган ягына кайткач, Дамир хезмәт юлын башлаган Киров исемендәге колхозда механизатор булып эшли башлый. Биредә 2000 елга кадәр хезмәт куеп, колхозлар тарала башлагач, “Алмаз” фермер хуҗалыгына эшкә килә. Бүгенге көндә ул “Яшьлек” спорт комплексында хезмәт куя.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 июль саныннан укыгыз.

Рәмилә Сәләмова фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев