Әфган уты йөрәкләрдә әле һаман да
Метрәйдә әфган сугышы ветераны Нияз Хәйбрахманов яшәгән йортка элмә такта куелды
Нияз Хәйбрахманов бу көнне яшьлегенә, тау-чокырлы Әфганстанга кайтып килгәндәй булгандыр. Нияз абый хезмәттәшләре белән очрашты, хатирәләрен барлады.
Әфган утын күргән ир-атлар
Урамда хәрби марш тавышы яңгырады. Машиналарына байраклар беркетелгән әфганчылар Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләреннән, Чирмешән, Саба, Азнакай, Тукай районнарыннан килгән иде. Кайчандыр 19-20 яшьлек егетләр чәчләренә чал йөгергән ир-атларга әйләнгән. Ә күңелләрендә бүген дә Әфганстан республикасының тау-ташлы табигате, шулар арасында югалткан иптәшләре хакындагы истәлекләр яши.
– Бүген без хөрмәтле хезмәттәшебез Ниязның шатлыгын уртаклашырга килдек. Бәйрәм көн булса да, күңелдә моңсу хатирәләр уята торган истәлекле чара бу. Нияз белән без бер батальонда хезмәт иттек. Без барыбыз да – солдатлар: илебез кая кушса, шунда бардык, илебезнең тынычлыгын сакладык, – диде Нияз Хәйбрахмановның хезмәттәше – Чирмешән районыннан килгән Минзаһит Кәлимуллин.
– Нияз һәрвакыт сабыр, тыныч һәм ярдәмчел булды. Хәзер дә шулай: тыйнак һәм игелекле. Без Мөслимгә шатланып килдек. Үзең исән-сау булганда исемеңне тарихка кертү – зур хөрмәт һәм игътибар билгесе. Шундый дустыбыз булу белән ихлас күңелдән горурланабыз. Киләчәктә дә шулай дус булып, исән-сау яшәргә язсын. Күкләр һәрвакыт аяз булып, тыныч илдә яшәргә язсын! – диде Сабадан килгән кунак Мөнир Хөсәенов.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 сентябрь санында укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев