Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Ватанпәрвәрлек

1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне

Шул уңайдан Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында тантаналы чара үтте

 Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне – мөһим, әмма һәркемгә дә билгеле булмаган дата. Ул Россия өчен көрәшкән, аның мәнфәгатьләрен яклаган кешеләргә багышланган. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен бу көн – хәтер, аларның хезмәтләрен тану һәм хөрмәт итү билгесе булып тора. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне Россиядә 2009 елдан “Боевое братство” иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән билгеләп үтелә башлый, ләкин аның рәсми статусы юк әле.

– Сугыш ул шатланып, мактанып сөйли торган әйбер түгел. Ул – һәр ил өчен дә кайгы. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне – хәрби конфликтларда катнашкан егетләрне искә алып, бердәмлекне күрсәтә торган көн. Алга таба да бердәм булыйк! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, чараны ачып.

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләр хатирәләрен барлады, бер-берсен тәбрикләде. Вафат булган иптәшләрен дә онытмадылар: аларның якыннарына чәчәкләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.

– Энекәшем Илмир Хантимеров 1997-99 елларда Чечняда хезмәт итте. Машиналары минага эләгеп, контузия алып, аңа 1 ай алдан кайтырга туры килде. Мөслимгә кунакка кайтып йөргән, бер урамда уйнап үскән Илдар Хәкимов белән дә Чечняда очраштылар. Бүген аларның икесе дә арабызда юк. Энемнең хезмәттәшләре ел саен бәйрәмгә чакыралар, рәхмәт аларга! – ди Зөлфия Гыйлемова.

Волонтер Рузәл Минһаҗев махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә Метрәйдә чишмә төзекләндерүләре турында сөйләде. “Анда окоплар, блиндажлар ясалып, сугыш чорын хәтерләтә торган, егетләрне бергә җыя торган урын булыр, дип торабыз”, – диде Рузәл.

– Исән кеше өчен һәр көн – бәйрәм. Исән-сау булып монда килә алуыбыз да, бу көнне бергә үткәрүебез дә, бурычыбызны намус белән үтәдек дип, күкрәк киереп йөри алуыбыз да – бәйрәм. Сез бүген барыбыздан да ике башка өстен, чөнки сез – без күрмәгәнне күргән егетләр. Сез кичергәнне күз алдына китерү дә кыен. Без сезгә ихлас күңелдән бик рәхмәтле! Шушы вакыйгалар, кичерешләр сезне бергә туплый да. Район хакимияте, район җәмәгатьчелеге дә сезне хуплый, сезгә карап соклана, – диде иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов. – Сезнең бергә тупланып, ветераннар хәрәкәтен җанландыруыгыз район халкына тыныч тормышның әһәмиятен аңларга ярдәм итә, үсеп килүче буынга коры сүздә генә түгел, ә гамәли яктан – матур яшәвегез, үрнәк тормыш алып баруыгыз белән патриотик тәрбия бирүгә нигез булып тора. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр дә исән-сау кайтып, сезнең сафларга кушылып, аларга да бик күп җылы сүзләр әйтергә насыйп булсын!

Чара тематик җыр-биюләр белән үрелеп барды. Мөслим лицее укучысы Регина Шәймөхәммәтова Муса Җәлилнең “Урман” шигырен сөйләде, мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-биюләрен башкарды. Соңыннан чарада катнашучылар Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына багышланган стелага чәчәкләр салды.

Римма Афзалова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев