Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Интернетта «СалаваТік«ларның «Әнисә» җырына видеоклип чыкты

«Әнисә» җырының музыкасы мелодик, ритмик һәм балалар өчен истә калдыру җиңел.

Әлеге җыр татар халык бию көенә язылган. Аны халык сәнгатенең классик мисалы дип санарга мөмкин.
«Әнисә» җырының музыкасы мелодик, ритмик һәм балалар өчен истә калдыру җиңел. Клипта җырдагыча идәннәр, келәмнәр, өстәл, өстендә хөрмә белән көмеш савытлар, алтын кашык тоткан кара кашлы кыз, янында батыр егет күрсәтелгән. Кызлар һәм малайлар ролендә — «Салаватик»лар. Видеода аларны татар биюен башкарып, татар халык костюмында күрергә мөмкин. «Без видео кызыклы һәм шул ук вакытта мәгълүматлы булып чыкты дип уйлыйбыз», — диде «Салават Купере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина. 

«Проектта без татар халык җырларын башкаруга игътибар итәбез, бүгенге көндә «СалаваТik»ларның рәсми YouTube каналына 9 меңнән артык язылучы бар. Бу безнең 65нче җыр. Җәй айларында яңа клиплар тагын булачак. Яшь тамашачыларга яраткан персонажлары белән яңа видеолар тәкъдим итәчәкбез», — дип ышандыра баш мөхәррир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев