Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«CалаваTik»лар авылдагы йорт хайваннары турында яңа җыр башкара

Җырның сүзләрен Резеда Гобәева язган, көен Эльмир Низамов иҗат иткән.

Бүген интернетта «CалаваTik»ларның «Зоопарк» җырына төшергән видеолары чыкты. Җырның сүзләрен Резеда Гобәева язган, көен Эльмир Низамов иҗат иткән. Аны «Әкият» курчак театрында куелган «Тыпырдык» спектакле өчен иҗат иткәннәр. Бу — «CалаваTik»ларның 68 нче җырлары.

Видеоны төшергәндә, съемкага «СалаваTik» студиясенә йөрүчеләрне дә җәлеп иткәннәр.

«Чыгарылыш кичәсенә алар төрле образларда чыгыш ясаган иде. Шул рәвешле әлеге образлар безнең клипка да әйбәт кенә кереп китте. «СалаваTik» студиясе укучылары өчен бур зур тәҗрибә булды. Башта тавыш яздыруда катнашсалар, аннары зур студиядә видеога төштеләр. Аларга бу иҗади процесс бик ошады. Дәресләрдә балалар бер төрле була, ә камера алдына чыккач, я каушап кала, я киресенчә ачылып китә. Шуңа да аларны кечкенәдән камерадан курыкмаска өйрәтәсебез килә», — диде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Аның фикеренчә, «СалаваTik»ларның яңа җыры әле яңа гына телләре ачылып килүче балалар өчен дә файдалы булыр.

«Балалар, телләре ачылганда, хайваннарны нинди тавыш бирә, шул тавыш белән атап өйрәнә. Шуңа күрә, бу җырны бик тиз отып алырлар. Нәниләр, камера алдында үзләрен ничек тотарга кирәклеген күреп, шул „кухняны“ белеп үссәләр, аларга алга таба җиңелрәк булыр. Әлеге клипны төшерүдә аларның берничәсе генә катнашты. Алга таба бу тәҗрибәне кулланып, башка видеоларга «СалаваTik» студиясенең башка укучыларын җәлеп итәчәкбез», — диде Зилә Фәйзуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СалаваTIK