Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ураза гаете

Гает намазы

Гает намазы балигь яшенә җиткән, кул-аягы исән, күзе күргән ир-атларга - вәжиб.

 Гает намазы балигь яшенә җиткән, кул-аягы исән, күзе күргән ир-атларга - вәжиб. Белә торып үтәлми калса, гөнаһ саналыр. Сабыйлар, хатын-кызлар бу намазга килсәләр, савап булыр, килмәсәләр гөнаһ булмас.

Һәp  халыкнын аерым билгеләре бар. Татар халкының бер билгесе - түбәтәй кию. Әгәр үзеңне татар милләтеннән дип саныйсың икән, оялма, түбәтәй ки. Син узеңнең татар улы икәнлегеңне күрсәтәсең.

Иманның билгесе - намаз. Син үзеңне, Аллаһка ышанам, дип саныйсың икән, иманлы кеше булсаң, намаз укырга, сәҗдә кылырга тиешсең. Безгә көн дә биш вакыт намаз фарыз, гает намазы - вәҗиб. Әгәр кеше ике гает намазына килеп, сәҗдәгә баш ия  алмый икән, аны иманлы кеше дияргә буламы икән? Без андый кешене җеназа укып күмәргә тиешме икән?

Үзебеңнең мөселманлыктан без оялырга тиеш түгел. Без горурланып мәчетләргә барырга тиеш. Безгә Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте килгән икән, юкка чыгарылган мәчетләребез аякка баскан икән, намазлар укыла икән, Рамазан айларында тәравихләр укыла икән, әлбәттә, без үзебезнең мөселман икәнебезне онытмыйча, Аллаһ Тәгалә рәхмәтенә шөкранә кыла белергә тиешбез. Ислам дине шулкадәр хак дин ки, ул беркайчан да кешене эштән тыймый. Хезмәтне гыйбадәт дип атый. Гает көнне дә эш эшләү гөнаһ түгел. Хөкүмәт безгә Ураза гаете көнен ял көне итет билгеләде. Аллаһы Тәгалә каршындагы вазифаларыбызны үтәр өчен бирде ул аны. Гает намазы урынына эш эшләү - харам. Әмма Гает намазын үтәдең икән - рәхәтләнеп эшлэ.

Без әлегә сау-сәламәт икән, гает намазларыбызны укып, бурычларыбызны үтәргә тиешбез. Без үлгәч, авыл халкы безгә тыныч күңел белән җеназа укырлык булсын, чөнки Гает намазына барырга да үзендә көч таба алмаган кешене ничек аны мөселман дип була.

Гает көнебез иртәнге намаз уку белән башлана. Аннары Коръән укып, гает садәкалары тапшыргач, гает садәкаларына, фитыр садәкаларына Коръән укып дога кылгач, гает вәгазе сөйләнеп, гает намазы укылыр.

Җәмил хәзрәт Фазлыев, "Йөз дә бер вәгазь" китабыннан

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза гаете