Хөрмәтне яулый белергә кирәк!
Укытучы – иң изге һәм саваплы һөнәр, чөнки алар пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһиссәләмгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән аятьләрнең беренчесен башкара.
Аллаһы Тәгалә Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәргә: “Укы, укы, Аллаһы әмере белән укы”, – дигән. Укытучылар шушы әмерне башкара да инде. Укытучы белем бирүче генә түгел, тәрбияче дә. Ул үз үрнәгендә башкаларны тәрбияли. Менә шушы ике гамәл – белем бирү һәм тәрбияләү – укытучыларга куелган зур бурыч.
Чын мәгънәсендә укытучы булу өчен зур тырышлык һәм түземлелек, сабырлык кирәк. Шуңа һәркем дә укытучы була алмый. Исемен аклау өчен укытучы үзен һәрвакыт кешелек җәмгыяте куйган таләпләр, кагыйдәләр, гореф-гадәтләр кысаларында тотарга тиеш. Бу таләпләрне һәркем дә үти алмый. Укытучы һөнәрен сайлагансың икән, кыяфәтең, сөйләмең, кешеләр белән мөнәсәбәтләрең, балалар белән уртак тел таба алу сәләте, хәтта йөрешең белән дә үрнәк булу кирәк. Укытучының дәрәҗәсе яхшы булсын өчен балалар белән яхшы мөнәсәбәттә булу гына җитми. Ата-аналарның һәм халыкның да мәхәббәтен һәм хөрмәтен яуларга кирәк. Моңа ирешү җиңел түгел. Мактану булмасын, озак еллар тәрбия эшен башкарган кеше буларак, берничә мисал китерәм.
Укытучы булып эшли башлау белән үземә бурычлар куйдым:
1. Атнага кимендә ике укучының өендә булу.
2. Гаиләдә булганда берсендә дә чәй эчмәү, табын артына утырмау.
3. Укучының өендә булганда аңа нинди дә булса ярдәм күрсәтү, өй эшен эшләтү.
4. Кемнең өендә булуым турында беркемгә дә әйтмәү.
5. Укучылар алдында һәм ата-аналар янында тавыш күтәрмәү, үземне мөмкин кадәр тыныч тоту.
6. Укучыларның барысын да тигез күрү. Бу – яхшы гаиләдән, бу – авыр гаиләдән, дип аермау.
Үземә куйган бурычларны мәктәп җитәкчесе булып эшләгәндә дә сакларга тырыштым. Хәзер, лаеклы ялга чыккач, ниндидер нәтиҗәләр ясый алам. 17 укучым, мин укыткан фәнне сайлап, укытучы булды. Математика, физика фәннәре нигезендә инженер, бухгалтер, экономист һөнәрләрен үзләштерүчеләрне дә исәпләсәк, минем юлымнан китүчеләр саны 30 кешедән арта. Укучылар һәм ата-аналарның хөрмәтен тоеп эшләдем. Хәзер дә хөрмәт итәләр: бер генә мәҗлес һәм җыеннан да калдырмыйлар, вәгазь сөйләвемне сорыйлар. Укучыларым, мин эшләгән мәктәп коллективыннан берәү дә, тәртибе начар булып, исәпкә куелмады.
Мәктәбебез һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды. Метрәй мәктәбендә укыган егет-кызлар зур җитәкчеләр, белем ияләре булды. Шулардан Рөстәм Гафаров – Менделеевск районы башлыгы. Ленар Гайсин – Менделеевск шәһәрендәге химия заводы директоры, Татарстанның яшь уйлап табучылар оешмасы рәисе, химия фәннәре докторы, мактаулы химик, җитәкче. Алмаз Галимов – педагогика фәннәре докторы, КФУда мәгариф һәм психология институты директорының беренче урынбасары. Илшат Әюпов – журналист. Илдар Гыйззатуллин – Казан хәрби заводында баш инженер. Рәдит Хәйбрахманов – колхоз рәисе. Раеф Хәйбрахманов – Мөслим коммуналь хуҗалыгында инженер, бүлек мөдире. Гомумән, яхшы белем алып җитәкчелектә эшләүче авылдашларыбыз бик күп һәм уңышлы эшлиләр. Авыл белән бәйләнештә торалар.
Укытучы буларак мине гаҗәпкә калдырган очраклар да бар. Шуңа мисал. Авыру сәбәпле Сочида булдым. Кайтырга җыендык. Казанга кайтучылар – 11 кеше. Кич каты җил чыкты. Самолет иртәнгә кадәр тоткарлана, диделәр. Төнге сәгать бер. Ноябрь ае. Салкын. Анапа аэропортында ышык урын юк. Туңдык. Тау итәгендәге бер өйдә ут яктысы күрдем дә шунда барырга тәкъдим иттем. Капканы ныклап каккач, бер хатын-кыз эндәште. Хәлне аңлаткач ул: “Сез укытучымы әллә?” – дип сорады. Уңай җавап ишеткәч: “Болай булгач мин сезне кертәм” – дип, капканы ачты. Безне верандага урнаштырганнан соң мине өйгә чакырды, чәй эчертте. “Нигә укытучымы дип сорадыгыз?” – дигәч, ул: “Сөйләмегездән күренә”, – дип җавап бирде.
Тагын бер мисал. Тормыш кушуы буенча кыш уртасында Иркәнәш авылына укытырга җибәрделәр. 7 класста беренче дәрес. Класска кердем, исәнләштем. Карасам, беренче парта астында бер укучы утыра. “Берәр әйберең төштеме? Ал да урыныңа утыр”, – дим. “Ии, абый, син дә башка укытучылар кебек кычкырсаң, партаны күтәрә идем,” – дип, урынына утырды. Өй эшләрен тикшерә башладым. Ул өй эшен эшләмәгән. “Эшләп булмады әллә? Әйдә, бергә эшлик,” – дип, тактага чакырдым. Өй эшен класс белән бергә эшләдек. Бу егетнең кайда яшәгәнен белешеп, кичке бишләр тирәсендә аларга бардым. Барысы да өйдә. Укучым белән бергә өй эшләрен эшләдек. (Математикадан гына түгел, бөтен фәннәрдән дә). Иртән, мәктәпкә килгәч, укытучылар миңа ябырылды: “Мирзанур, син нишләдең?! Бөтен авыл гөжли. “Мәктәпкә яңа укытучы килгән. Өйгә килеп укучыларга ярдәм итә икән!” – диләр”. Әлеге гаилә Иркәнәшнең “иң күп сөйләшүче гаиләсе” булып чыкты. Шул көннән миңа караш үзгәрде. Укучылар елмаеп каршы ала, дәрес бетсә, яныма җыелалар. Урамда очраган кешеләр ягымлы итеп исәнләшә башлады. Менә шулай, хөрмәтне зур хезмәт белән яулап алырга кирәк.
Хөрмәткә ирешү өчен гаилә иминлеге, татулык та мөһим. Ансыз уңышка ирешеп булмый. Татулык, аңлашу булганда гына сөенеп эшкә китәсең, ашыгып өйгә кайтасың. Тормышның мәгънәсе һәм рәхәте дә шунда!
Мирзанур Галимов, Метрәй.
Фото - М. Галимовның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев