Үткәннәрне үзгәртеп булмый
Көтмәгәндә килеп туган соңгы хәл күңеле кытыкланган, шәһәрдә яңа тормыш башларга ашкынган Резедасына бик кулай булган икән. Икенче көнне Сәлимҗан, айнып, таң атканда уянып китсә, хатыны ята торган як – буш. Ул йоклаганда тегесе, үзенә кирәкле әйберләрен җыеп, алдан әзерләп куйган чемоданын алып, юкка чыккан. Өстәлдә “Мине эзләмә” дип, ике генә сүздән торган язу калдырган.
Тау кебек капыл гына башына ишелеп төшкән әлеге фаҗигадан соң Сәлимҗан, алыштырган кебек, нык үзгәрде. Хатыны ташлап китүдән бигрәк, аның китүенә күбрәк үзен гаепле санаганга, бик үрсәләнде ул, бала хакына түзәргә иде дип, кул күтәргәненә үкенде. Әгәр дә ул Резедасының үзе артында ир хатынына ярамаган уен алып барганын белсә, эче бу кадәр янмас, җиңеллек эзләп, кайгысын хәмер белән басу юлына басмас та иде, бәлки.
Бәла парлап йөри, диләр. Эчүгә сабышу аркасында эшкә йөрмәгәнлектән, Сәлимҗаннның өендәге тормыш көтү өчен кирәкле бөтен нәрсәне аткарып бетерүгә кадәр барып җитүе безгә инде мәгълүм. Әтисенең “белая горячка” вакытында Илшатка да ифрат кыен. Җитмәсә, кышкы салкыннар башланды. Чыгырын ике кул белән көчкә әйләндереп коедан су алу, әтисе айныгач, ягарга дип, сарайдагы өемнән утын ташып кую, ашарга әзерләшү кебек өй эшләре һәм тышта кар көрәү аның өстендә.
Әле Илшат төн чыкканчы салкынайган өйдә, плюш этен кочаклап, юрган астында ята. Бик еш, юксынып, әнисен искә төшерә. Чинап елау тавышы чыгарып, су астына кереп киткән бичара Акбае күз алдына килә.
Әтисенең махмырдан чатнаган, тубал кебек томаланган башында исә малае кайгысы түгел, аракы кайгысы. Ничә көн инде кырынганы юк, тимгелләнеп, әтәч кикриге кебек кызарган йөзен сакал баскан. Эчендәге Иблис һаман тынгылык бирми. Каян эчәргә табарга? Нәрсә исәбенә? Балтасын калдырганда көчкә ризалаткан самогон ясаучы хатынга буш кул белән инде барып булмый. Тезләнеп сораса да, бирмәячәк.
Шулай баш ватып азапланганда, Сәлимҗанның шешенгән күзләре улының мич алдына кибәргә дип куелган киез итекләренә төште. Әле узган җәйдә генә базардан алып кайткан иде – йомшак итеп басылган өр- яңа итекләр. Миңгерәүләнгән башка аек фикер киләмени: очсызга булса да сатып аракы алырга, йә самогонга алмаштырырга, дигән уй җанландырып җибәрде аны.
Менә ул буйсынырга теләмәгән гәүдәсен көчкә кузгатып, урыныннан торды да бик озаклап киенде. Аннары, мич янына барып, өмет баглаган итекләрне култык астына кыстырды да, ава-түнә, ишеккә таба юнәлде. Бу хәлне күзәтеп яткан Илшат, сикереп торып, әтисенең җиңенә барып ябышты.
– Әтием, минем итекләрне кая алып барасың?
Сәлимҗан, үзен белештермичә, малаен этеп җибәрде һәм “мәктәпкә барасың юк әле” дип, авыз эченнән мыгырдап, чыгып та китте. Төн буена кар яуган иде, юлларны җиңелчә көрт баскан. Ата кеше, уңга-сулга чайкала- чайкала, гәүдәсен алга өстерәде. Шулай барганда колагына арттан тонык кына еламсыраган тавыш ишетелгән кебек булды:
– Әтием, минем итекләремне сатма...
Саташам ахры, дигән уй моның миен мазалап үтте һәм ул, аякларын көчкә сөйрәп, юлын дәвам итте. Үкси- үкси елап ялварган тавыш артта тагын- тагын кабатланды:
– Әтием, сиңа әйтәм, минем итекләремне сатма...
“Белая горячка” бу. Уф Алла, саташам, дип сөйләнә-сөйләнә, ата кеше алпан-тилпән килеп атлавын белде.
Кеше ышанмаслык хәл! Әтисе артыннан, чыннан да, яланаяк килеш, егыла-түнә кар ярып, яраткан сабые килә иде. Тәнен кышкы салкын өтеп- өтеп алганга, аяк табаннары һәм балтырлары, кызышып, энәләр кадаган кебек авырта башлаганга, ул кызулап әтисе каршына чыга алмады. Ә бер чокырлы урында, абынып, көрт эченә егылды һәм артта торып калды.
Бу гыйбрәтле фаҗиганең ахыры үтә дә аянычлы һәм тагын да фаҗигалерәк булып бетте. Сәлимҗанның үзен белештермичә, баш күтәрмичә эчүе шул вакытта тагын өч көн дәвам итте. Күршесенең кереп нәрсәдер әйтергә, айнытырга тырышуын ул төш кебек кенә хәтерли. Дүртенче көнне иртән, җәмгысе ике атна тула дигәндә, ниһаять, исенә-ушына килде һәм, борчылып, улының хәлен белим дисә, Илшаты өйдә, урынында юк. Плюш эте генә идәндә аунап ята.
Мөгаен, якыннан аралаша торган Зөбәйдә беләдер дип, күршесенә җыенганда, тегесе үзе килеп керде. Керешли үк ата йөрәген ут кебек өтеп алган хәбәр җиткерде.
– Ничек җир йотмый сине, Сәлимҗан? Беркөн кибеттән кайтканда, күземә күренәме дип торам, Илшатың чокырлы урында егылып ятканын шәйләп алдым. Килсәм янына, әйтсәм, ышанмассың, көрт эчендә бу, елый-елый торырга азаплана. Өстендә изүләре дә электәрелмәгән курткасы, ә үзе, Ходаем, шушы кышкы салкында яланак, мескен. – Зөбәйдә башын чайкап, уфтанып куйды да, сүзен дәвам итте. – Тиз генә өйгә күтәреп кайттым да, “скорый”га шалтыраттым. Хәзер ул, дүртенче көн инде, шифаханәдә. Кичә операция ясарга туры киләчәк дип шалтыратканнар иде. Ризалык алмакчылар иде. Сине уятып булмады.
Күршесе боларны Сәлимҗанның зиһененә барып җитәрлек итеп, бер- бер артлы тезеп, басым ясый-ясый, әйтте һәм ахырда, кистереп:
– Җитте сиңа. Эчүеңне бүгеннән оныт, балаңны сакла, хәзер үк барып хәлен белеш, – диде.
Сәлимҗан улының чыннан да елый- елый ялварып үз артыннан килгән булуын шунда гына аңлады. Күршесенә кат-кат рәхмәтләр укыды. Шул ук мәрхәмәтле күршесе биргән акчага шундук барып, малаеның итекләрен кире кайтарып алды. Кибеттән мандарин, тәм-том алырга да онытмады. Аннары инде маршрут автобусы белән шул ук сәгатьтә район үзәгенә барып та төште. Хастаханәдә аны сагаеп, улы турында сүз кузгатмыйча каршыладылар. Палата табибы аны Илшат яткан палатага алып керде.
Әнә, түрдәге караватта нәселен, бабасының һәм әтисенең геннарын, канын дәвам итүче варисы – газиз баласы ята. Хәтәр гаебе өчен өзгәләнгән һәм ничек тә улының күңелен табарга ашкынган ата, кулындагы әйберләрен бирергә дип, Илшат яткан карават янына килде.
– Мин гафу ителмәслек юләрлек эшләгәнмен. Үкенеп бетә атлмыйм. Менә, улым, итекләрең.
Илшатның ике күзеннән дә тәгәрәп яшь чыкты.
– Әтием, алар миңа кирәк түгел инде, – диде ул рәнҗүле һәм ачыну- кыерсытылу сиземләнгән тавыш белән.
– Нигә алай дисең, улым? – дип сорады атасы, Илшат әйткән сүзләрнең мәгънәсен аңламыйча.
Шулчак Сәлимҗанның күзләре малаеның аяк турына төште. Балтыр турысында ак җәймәгә кан таплары саркып чыккан. Ә җәймәнең түбән ягында, аякны балтырның урта җиреннән тубыкка кадәр каплап, бүлтәеп торырга тиешле өлешендә бушлык сизелеп тора иде.
Ата кешенең никадәр авыр хәлдә калганын аңлап, моңарчы эндәшми торган табиб ни өчен ампутациягә барырга мәҗбүр булуларын әйтте:
– Аякларын саклыйк дисәк, улыгызны берничә көн эчендә кан агулану чире, гангрена алып китәчәк иде. Чөнки өшүе иң югары дәрәҗәдә булганга күрә, аяклары инде үле, бөтенләй сизмәс хәлгә килгән иде.
Әмма Сәлимҗан табибның сүзләрен аңларлык хәлдә түгел иде. Улының аяклары киселгәнен күрүгә, аның эчендә, бөтен вөҗүден тетрәндереп, нәрсәдер өзелгәндәй булды, ул иңрәгән кызганыч өн чыгарды һәм, үз-үзен белештермичә, баскан урынында тыпырдап алды. Күтәрә алмаслык зур фаҗига иде бу.
Ялгыз калгач, Сәлимҗан озак вөҗдан газабы кичерде. Көтмәгәндә килгән афәт һәм гаиләләрен бәхетсез иткән ялгышлар турында кайта-кайта уйланды, үкенеп бетә алмады. Тик инде соң икәнлеген, үткәннәрне кире кайтарып та, кабаттан уңай якка үзгәртеп тә булмаганлыгын ул, әлбәттә, аңлый иде.
Марсель Бакиров.
Фото https://img.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев