Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Соңгы кыңгырау

Укытучылар бүлмәсенә керүгә, кызның күзләре китап шкафы янында ниндидер журнал актарып торучы егеткә төште.

Дәвамы. Башы газетаның 24, 31 май, 7 июнь саннарында

...Гомәре белән беренче тапкыр Камышлыга укытырга килгәч очраштылар алар. Укытучылар бүлмәсенә керүгә, кызның күзләре китап шкафы янында ниндидер журнал актарып торучы егеткә төште. Уртача буйлы, нык бәдәнле, дулкынланып торган куе кара чәчле матур гына егет иде ул. Егетне күрүгә, Зөһрәбануның йөрәген чеметтереп тәненнән ниндидер бер дулкын узды. Әмма егет яшь кызга күтәрелеп бер карады да кулындагы журналына кереп чумды. Эшкә билгеләнү турындагы РОНО боерыгын директорга тапшырып, кая урнашу мәсьәләсен хәл иткән арада егет юкка чыккан иде.

Егет Гомәр исемле икән. Армиядә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтып, инде икенче ел мәктәптә физкультура укыта, ди. Читтән торып педагогия институтының физика-математика бүлегендә укый башлаган. Күрше авылдан йөреп эшли икән. Әнисе белән генә яши, ди. Болары турында Зөһрәбану фатир хуҗасы Фатиха әбидән белде. Фатиха әби белән Гомәрнең әнисе кардәшләр икән.

Гомәр алга таба да аңа хезмәттәше итеп караудан узмады, гомумән, битараф иде ул кызга карата. Егет турында тагын бер яңалыкны белде кыз. Аны армиягә озатып калган яшьлек мәхәббәте, Гомәрен көтмичә, авылга кунакка кайткан шахтер егеткә ияреп, Донбасс якларына китеп барган.

– Егетнең мәхәббәте көчле булган икән. Башка кызларга күтәрелеп тә карамый, сөйгәнен оныта алмый, – дигәннәрен ишеткәләп торды кыз.

Укытучылар коллективы Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә зур концерт әзерләде ул елны. Зөһрәбану педучилищеда укыганда мандолинада уйнарга өйрәнгән иде. Матур гына уйный үзе. Иптәш кызы белән бергә берничә көй уйнап керделәр. Халык уеннарын бик яратты. Берничә номердан соң сәхнәгә Гомәр чыкты. Баянга кушылып, ул чакта яңа гына чыккан бик популяр “Зәңгәр төймә” җырын башкарды:

Зәңгәр төймәм, дип иркәләп,

Назлап кына дәшәрмен.

Мәхәббәтеңне сүндермә,

Мин көч алып яшәрмен...

Матур җырлый иде Гомәр. Халык егетне кат-кат сорап җырлатты.

– Зәлифәсен оныта алмый икән һаман! Зәңгәр төймәм, ди бит! Зәп-зәңгәр күзле, алсу йөзле, бик чибәр иде шул Зәлифә, – диештеләр укытучы хатын-кызлар, Гомәрне кызгангандай итеп. Бу сүзләрне ишеткәч, Зөһрәбану бер дә күреп белмәгән Зәлифәдән көнләшеп тә куйды хәтта. Егет кешедә дә шундый көчле мәхәббәт булыр икән!

Ике ел үткәч, көтмәгәндә, Гомәр Зөһрәбануга тәкъдим ясады.

– Мин сине беренче тапкыр күрүгә үк ошаттым. Билләреңә төшеп торган калын сары толымнарың, зәп-зәңгәр серле, сөрмәле күзләрең, сипкелләрең белән гашыйк иттең син мине. Ике ел күзәттем мин сине, әмма сер бирмәдем. Авыл егетләрен дә “ул – минеке” дип кисәтеп куйдым. Егетләр тыңладылар, хәтта мин сессиядә вакытта сине чит-ят күзләрдән сакладылар, – диде Гомәр, кызның кулларын учына алып. –Синең дә миңа битараф түгеллегеңне сизеп йөрдем. Әйдә бергә булыйк!

– Менә кем булган икән ул Зәңгәр төймә! – дип гаҗәпләнде укытучылар, Гомәрнең тәкъдим ясавын ишеткәч.

Сагынып сөйләргә генә калган хатирәләр…

 

 

Гөлмәрьям.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 7 июнь санында укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев