Сагыну
Әнкәй сугышны Ленинградта каршылый. Сөйли иде: “Ленинградка Минскидан, Киевтан качаклар килеп тулдылар. Безне дә бомбаларга, тупларга тота башладылар. Азык-төлек складларын яндыргыч бомбалар белән яндырып бетерделәр. Шикәр, майлар яна-яна эреп актылар”. 872 көнгә сузылган иң рәхимсез шәһәр блокадасы, ачлык башлана.
...Ник уяттың, сугыш, вәхшилекне...
Разил Вәлиев.
Әхкиям абзый сөйли иде: “Бер белорус авылын алгач, су алырга дип коеның капкачын күтәрдек. Карасак, немецлар балаларны үтереп коега тутырганнар икән. “Әсирлеккә бирелгәннәрне үтермәскә” дигән приказ чыккан иде. Без әсирләр алмадык, барын да кырып бетереп бардык”. Фашистлар үзләренең ерткычлыкларын фотоларга, киноларга, язмаларга төшереп барганнар. ССчы палач Нойман Сталинград далаларында 1942 нче елның 3 декабренә каршы төндә япь-яшь, бала гына диярлек партизаннарны “огнемет”тан ут бөркеп, тере факеллар итеп яндырганнарын язган. Кеше башына сыймый торган нәрсәләр. Кеше булганнармы соң алар? Безнең бабайлар, әткәйләр, әнкәйләр вәхшилекне үз күзләре белән күргәннәр, вәхшиләр белән сугышканнар.
Сталинның вафатыннан соң СССР тарихын өр-яңадан яздылар. Шул сәбәпле 1958 елда мәктәпләрдә тарихтан имтиханнарны бирдермәделәр дә. Хәзер тарихларны тагын үзгәртеп язалар. Узган сугышны без немецларга каршы сугыш дип уйлый идек. Чынлыкта СССРга сугыш белән, Сербия белән Грециядән кала, бөтен Европа килгән, бөтен Европа СССРга каршы сугышкан, эшләгән. Ленинградны немец, фин, испан гаскәрләре, Европа илләренең Төньяк Африкадагы колонияләреннән җыелган иреклеләр гаскәрләре камаган. Сталинградка немец, итальян, румын, венгр гаскәрләре һөҗүм иткәннәр. Сталинград янындагы Рудкино авылы тирәсендәге сугышларда гына да ике дистә меңнән артык венгр фашистлары ятып калганнар. Воронежны, икенче Сталинград, диләр. Воронеж сугышларында 200 меңлек венгр гаскәренең генә дә 120 меңе рус җиренә тирес булдылар. Венгриянең бүгенге хөкүмәте аларны, Венгрияне Дон җирләрендә яклап, батырларча һәлак булдылар, дип зурлый. Алар илебезне таларга, халыкларыбызны кырып бетерергә килгәннәр иде, үзләренә үлем таптылар. Кешеләргә шәфкатьлелек, кызгану хисе бирелгән. Фашистларда бу юк, безгә карата юк. Венгрлар исә иң кыргый ерткычлыклары белән башка фашистлардан да шулкадәр аерылып торганнар ки, безнең сугышчылар аларны әсирлеккә дә алмый башлыйлар, кырып бетереп баралар. Французлар да килгәннәр иде Наполеон юлыннан. Бородино авылы янында 1812 елгы французлар каберлеге янында 1941 елда кабаттан француз фашистлары каберлекләре барлыкка килде. 20 нче гасыр сугышларында илебез туфрагында Америка, Япония, Англия, Канада һәм башка бик күп илләр солдатларының үләксәләре ятып калдылар. Узган сугыштан соң менә 74 ел ил өстенә сугыш килгәне юк. Яңа сугышлардан безне Бериянең атом бомбасы саклап килгән иде. 40 еллар элек Галиева Мөршидә апа (“Спекулянт Мөршидә” кушаматлы бик кызыклы шәхес иде): “Беләсеңне, Разия, тагын сугыш башланса, илне элекке кебек яклаучы булмас”, – дигән иде. Хаклымы ул, юкмы – сынарга язмасын. Ни буласын белеп булмый. Кораллар да, кешеләр дә, сугышлар да башка бит хәзер.
Әнкәй сөйләгәннәрдән роман язарга булыр иде, вакытында игътибар итмәдек, хәзер бик күп әйбер онытылган. Шулай да бер вакыйга исемдә нык калган. Ул блокаданың иң авыр чоры булган 1941-1942 ел кышына кагыла. Кешеләр бик нык бетәшкәннәр, күләгә кебек чак атлап йөриләр. Егылган кешегә ярдәмгә кул сузарга да куркалар, чөнки, үзләре егылса, торырга хәлләре булмас иде. Шунда чана тартып барган бер хатын егыла, чана авып, ризыклар түгелә. Бу детдом балаларына алган ризыклар була. Кешеләр ач, әмма беркем дә балалар ризыгына үрелми, соңгы ярмасына кадәр җыеп салып, хатынны бергәләп торгызып, озатып куялар. Кешене замана сыный.
Әнкәй Ленинградтан чыга алмыйча кала: фашист самолетлары, күрәләтә, качаклар, балалар, яралылар төялгән поездларны бомбага тоталар. Җимерелгән, янган вагоннардан чыгып котылганнарны пулеметлардан кыралар. Исән калганнар белән бергә әнкәй шәһәргә кайта. Корал заводының катып үлмәле салкын цехларында эшләгәндә агулана. Камау шартларында гына дәвалау мөмкин булмый, әнкәйне Ладога күле аша салынган боз юлыннан 1943 елда чыгаралар. Бу чакта аңа 34 яшь була. Дөньяның бик күп авырлыкларын да, бераз җиңеллекләрен дә күреп, әнкәй 82 яшендә вафат булды. Нинди генә гайбәтләрен сөйләмәсеннәр, безнең Совет власте бик мәрхәмәтле иде. Мөмкин булганча, сугыш, блокада шартларында да кешеләрне саклап калырга тырышканнар.
Әнкәйне Бөгелмә тимер юл станциясенә кайтаралар, аннан, толыпларга төреп, башка авырулар белән бергә атларда Вәрәшбашка (шул авыл дип исемдә калган) алып кайтканнар. Тегермәнлек әбием әнкәйнең исән калырын көтми дә. Әнкәй бик беткән, аяклары чиләнеп шешкән, күзләрен тротил-селитра тузаны белән агуланудан кара сары каплаган була. Әнкәйнең сәламәтлеге дә, күрүе дә ныклап кайтмады. Бала чакта мин күз күрмәүнең ни икәнен белми идем әле. Аның укый алмавын мәктәптә укымаганга, дип уйладым. Әнкәй гарәп язуын укыган, аннары латин, кирилл язуларын өйрәнгән. 1905 елдан башлап, татарның язуын бер-бер артлы иске гарәп язуыннан яңа гарәп язуына, латин, кирилл язуларына алыштырганнар. 1990 елларда татарның кайбер язучылары кабаттан латин язуына күчәргә омтылып карадылар, бәхетебезгә, бу барып чыкмады. Татар язуын 90 ел эчендә биш тапкыр алыштыру – бу инде, руслар әйтмешли, “перебор”. Үз шөһрәте өчен түгел, халкы өчен янган татар язучысы моны булдырмаска тырышыр иде; без болай да ничә гасырлык тарихыбыздан, мәдәниятебездән аерылган халык. Элек: “Татарга тылмач (тәрҗемәче) кирәкми”, – дигәннәр. Татар үзе рус хөкүмәте белән төрки һәм гарәп телле дәүләтләр, халыклар арасында тылмач булып йөргән. Хәзер кирәк: язу алыштыра, тел үзгәртә торгач, без төрки, гарәп телле халыкларны түгел, үзебезнең телне дә аңламый башладык. Кандалый, Тукай, Гафурины бүгенге татар теленә һәм кирилл язуына күчермичә укый алмыйбыз һәм аңламыйбыз да. Илне, телне, милләтне бер үк дәрәҗәдә сакларга кирәк.
“Ленинград өчен 900 көн сугыш” дигән мемуарларында Вермахт полковнигы Һартвиг Польман: “Бөтен немец җирләреннән җыелган солдатлар, алар белән бергә испанлылар, голландлылар, даниялеләр, норвеглар, латышлар, эстонлылар, бик авыр климат һәм һава шартларында, мәрхәмәтсез, рәхимсез дошманга каршы көрәштеләр”, – дип язган.
Кем чакырып китергәндер аларны Ленинград янында үләргә? “Рәхимсез дошман”, дип Польман безнең өчен, илебез, ирегебез өчен аяусыз көрәшкән совет халкын, безнең бабайлар, әткәйләр, әнкәйләрне атый.
Разия Гыйлаҗина, Мөслим.
Фото – Татар-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев