Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Минем әтием

Үрәзмәт башлангыч мәктәбе укучылары яза.

Минем әтиемнең исеме – Рәсим. Ул “Мөслим-Август” җәмгыятендә орлык эшкәртү комплексы җитәкчесе булып эшли. Әтием Үрәзмәт авылында туып-үсеп, Үрәзмәт урта мәктәбендә белем алган. Аның иң яраткан дәресе математика була. 
Әтием 18 яшеннән колхозда тракторда эшли башлый. Аннары бригадир, агроном, колхоз рәисе булып хезмәт куя. Әтием белемен күтәрү турында да онытмый. Минзәлә совхоз-техникумын, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, галим-агроном белгечлеген ала. Әтием, гомере буе Үрәзмәттә яшәп, тырыш хезмәте белән җирлегезнең генә түгел, районыбызның һәм республикабызның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш керткән. Аның соңгы еллардагы хезмәте агроном белгечлеге белән бәйле. Ул җирлек һәм район советы депутаты булып тора. Әтием әтисенә охшаган: белемле һәм тырыш. Мин әтиемне бик нык яратам, аның белән горурланам.
Ильяс Мөхәмәтдинов, Үрәзмәт башлангыч мәктәбе укучысы.
***
Әтием – Юлдаш Хәертдинов һәрчак шат күңелле, көләч йөзле, һәркем белән уртак телне бик тиз таба. 
Әтием кечкенәдән үк бик тырыш,эшчән булган. Мәктәптә укыганда ук китаплар укырга яраткан, уку тизлеге буенча гел беренче булган. Әтием спортны да бик яраткан, гимнастик күнегүләрне бик оста ясаган. Хезмәт дәресләрен дә үз иткән, чөнки дәрестә агачтан бик күп төрле әйберләр ясаганнар. 
Хәрби хезмәттән кайткач, әтием бәхет эзләп читкә китмәгән. Туган авылында төпләнеп калган, колхозда тракторда эшләгән. Хәзерге вакытта ул фермада слесарь-ремонтчы булып эшли. 
Без гаиләдә – дүрт бала. Әнием белән әтием безне матур итеп тәрбиялиләр. Апам мәктәптә пешекче булып эшли, безне тәмле ризыклар белән сыйлый. Абыем Актаныш авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Мин Үрәзмәт башлангыч мәктәбенең 4 сыйныфында укыйм. Энем Юныс балалар бакчасында тәрбияләнә. Әтием безне бик ярата, ул бик бала җанлыклы. Безнең һәрбер теләгебезне үти, кая теләсәк, шунда алып бара. Мин аңа озын гомер, бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек телим. 
Айгөл Хәертдинова, Үрәзмәт башлангыч мәктәбе укучысы.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев