Күзлекле кеше
Ирина әкрен генә атлый, инде өенә кайтып җитәгә дә калса 100-200 метр ара калгандыр. Шул чак ул үзенең артыннан кемнеңдер килгәнен абайлап алды һәм адымнарын кызулатып, йөгерергә үк кереште.
Ильвира телефон тавышына сискәнеп уянып китте. Аның башыннан: “Төн уртасында җүнле хәбәр булмас,” – дигән уй үтеп китте. Ашыга-ашыга трубканы алды, чыннан да, инде елап үксеп беткән әнисенең сеңлесе Әлфия апасының өзек-өзек тавышы ишетелде:
- Ильвира, син-ме? Иринага ка-да-ган-нар? Без, без 3 нче больницада...
- Алло, апа, нәрсә булды? Кайда, кем кадаган? – бу сорауларны биргәндә телефон “пип-пип” дип тавыш бирә иде инде.
Ильвира урыныннан сикереп торды да, нәрсә уйларга да белмичә, кулына әләккән әйберләрне сумкасына тутыра башлады. Тәрәзә янында торган, әле ике көн элек кенә туган көненә Ирина бүләк иткән чәчәкләр вазасын ялгыш тибеп аударды. Бу тавышка күрше бүлмәдән әнисе килеп керде.
- Кызым, 4 кенә тула бит әле, нишлисең, автобусың 7 дә дигән идең бит.
- Әни, китәргә кирәк, срочно, мин Бөгелмәгә барам, Иринага кадаганнар, апа шалтыратты.
- Ничек, кем кадаган?
- Әни, белмим, үзем дә аңлап бетермәдем, хәбәр итәрмен.
Ильвира сумкасын алды да автовокзалга китте. Автобус озак көттермәде, ярты сәгатьтән ул юлга кузгалды.
Ирина әнисенә бердәнбер кыз. Аларны әтиләре аңа 2 яшь чагында ук ташлап, бер маржага йортка керә, ләкин анда да озак яшәми, икенчесен, өченчесен таба. Шулай итеп, ана баласын ялгыз үстерә. Ильвирага ул үз туган сеңлесе кебек якын. Әниләре күлмәк алганда да, аларга икесенә икене һәм бертөрлене ала иделәр. Ирина кап-кара озын чәчле, кыйгач кара кашлы, ап-ак түгәрәк йөзле, төз гәүдәле, чибәр кыз булып үсеп җитте. Ильвира аның чибәрлегенә бераз кызыгып та карый иде әле.
Нишләптер Ирина урта мәктәпне тәмамлагач, укуын дәвам итәргә уйламады. Шунда ук эшкә керде. Аның эшенең бер авыр ягы бар: ул төнге сменада эшли иде. Ә ул төнне ничектер күңелсез булды аңа, ни эшенең, ни сүзенең рәте булмады. Хезмәттәше Галина белән бер автобуста кайттылар алар, ләкин Иринаның тукталышы алданрак.
... Төне җылы рәхәт, бөтен җирдә тынлык, шәһәр сихри йокыга талган. Ирина әкрен генә атлый, инде өенә кайтып җитәгә дә калса 100-200 метр ара калгандыр. Шул чак ул үзенең артыннан кемнеңдер килгәнен абайлап алды һәм адымнарын кызулатып, йөгерергә үк кереште. Үзләре яшәгән йортның почмагына килеп җиткәндә, арттан килүче пычак белән һөҗүм итәр дип, Иринаның башына да килеп карамаган иде. Иринаның тиз генә сумкасыннан газ болонын чыгарып сиптерүе һөҗүм итүчегә бөтенләй ошамады күрәсең, ул котырына-котырына аңа пычак белән кадый башлады. Хәле тәмам беткән, хушын җуйган кыз баланың алтыннарын салдырып алды да, фаҗига булган урыннан бөтенләйгә юкка чыкты җинәятьче. Ушына килгәндә, Ирина кара кан эчендә ята иде, аның күз алдына күзлекле, сакал-мыекка баткан җинәятьче килеп басты.
Ул куркуыннан кычкырып җибәрде, булган бөтен көчен җыеп үзләренең подьездына таба шуыша башлады. “Инде барысы да бетте, башка барыр көчем калмады, соңгы тапкыр булса да “әни” дип кычкырып калыйм”,- дип, Ирина бар көченә акырып җибәрде. Балконга тәмәке тартырга чыккан Альберт күрше кызы Иринаның тавышын танып, Әлфия янына кереп йөгерде. Бу вакытта нидер сизенгән Әлфия кызының соңарганына борчылып өйне үрле-кырлы йөренә иде. Кыңгырау тавышын ишетүгә ишеккә ташланды. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, кызны өйгә алып керделәр. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәндә кыз хушсыз ята иде.
Больницада сәгате-минуты белән операция ясадылар, кызның 13 җиренә пычак белән кадалган була.
Ильвира килеп кергәндә сеңлесе аңына килмәгән иде әле. Ул аның пычрак катыш канга буялып беткән битләрен, кулларын юып чистартты. Әлфия апасы белән чиратлап сакладылар алар Иринаны. Әкренләп торып утырырга булыштылар, ләкин атна дигәндә Иринаның хәле тагын авыраеп китте. Табиб килеп, аны шунда ук реанимация бүлегенә күчерделәр. 7 көн дигәндә ул аннан терелеп диярлек чыкты. Больницадан Иринаны бәйрәм табыны әзерләп каршы алдылар.
... Япь-яшь кыз бала һава торышы алышынганда да, бераз гына борчылса да сызлана. Ләкин анысына гына түзә, чөнки ул исән. Якты дөньяны, кояшны күрә. Ул бик рәхмәтле күршеләре Альберт абыйсына, әнисенә, апасы Ильвирага һәм шулай ук, вакытында тиешле ярдәм күрсәткән табибларга. Ә теге ерткыч адәми зат, күпме генә эзләсәләр дә, аны таба алмыйлар, Ходай тарафыннан барыбер җәзасын алыр.. Тагын кемнәр аның пычак ярасын татыр икән?
Ирина шуннан бирле күзлекле кешеләрне күрә алмый башлый, хәтта үзе дә кояштан саклану өчен дә күзлек кими. Ләкин шунысы кызык һәм гаҗәп тормыш иптәше итеп сайлаган егете күзлек кия торган була. Йөрәккә каршы килеп булмый. Инде икенче уллары үсеп, әни-әти дип, беренче адымнарын атларга маташа.
Миләүшә Хәсәнова.
Фото - Татар-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев