Килен капкасы
Кайда ничектер, ә менә безнең якта чит авылдан кияүгә килгән хатын-кызга исеме белән дәшмичә, Килен дип йөртәләр иде.
Минем әнкәем дә шул исемлектә. Чөнки ул безнең авылга күрше авылдан килен булып төшкән. Бу хәлләргә чирек гасырдан артык вакыт үтсә дә, аны әби-бабайлар һаман да Килен дип йөртә. Кечкенә чагымда мин чыннан да әнкәемнең исеме шулайдыр дип уйлый идем. Ут күршебез Мәдхиямал әби бигрәк тә яратып,
үз итеп, Киленкәем дип дәшә иде аңа. Хәер, аны күршедә яши иде дип әйтү бик үк дөрес тә булмастыр. Утыз яшенә җитеп тә, әле һаман өйләнмәгән улы Әшрәфҗан янында гомер итүче әбекәй көне-төне бездә диярлек. Йомышы төшсә-төшмәсә дә: «Киленкәем, син өйдәме соң? Ишегалдында гәүдәңне күрмәдем...» – дип, иртә таңнан кереп җитә иде. Шунысы да бар, ул беркайчан да урам капкадан йөрми, ике араны бүлеп торган койманы кыеп ясалган капка аша гына, әнием әйтмешли, «ыһ» дигәнче керә дә җитә.
Капканың исеме дә кызык – Килен капкасы! Капканы кем кайчан уйган, ник шулай атагандыр, анысын сорап торган кеше юк, тик ул беркайчан да ябылып, бикләнеп куелмый иде. Без моңа шулкадәр күнегеп беткәнбез ки, керми торса, әнкәем хәвефләнә, тынычсызлана башлап, барыгыз әле, берәрегез кереп, хәлен белегез, авырып китмәсен әбиегез дип, апамны йә мине йөгертә иде. Озын сүзнең кыскасы, бала чагымдагы бер генә көнне
дә Килен капкасының эшсез торганын, Мәдхиямал әбидән башка аш ашап, чәй эчкәнебезне хәтерләмим.
Әнкәем көне-төне колхоз эшендә. Мин ул эшкә киткәндә, татлы йокыда калам. Чит кеше-мазар кереп, ялгыш куркытмасын диптер инде, әнкәем ишеккә йозак элеп калдыра. Ялган йозак! Әйе! Нәкъ шулай диләр иде ачкыч белән бикләнмәгән йозакны. Менә мин, йокым тәмам туепмы, күземә төшкән кояш нурларыннан сискәнепме, берзаман уянып китәм. Өйдә әни юклыгын күргәч, кычкырып еларга тотынам. Минем ачы тавышымны ишетеп, Мәдхиямал әби ишекне ачарга тиеш. Кайчак әбием ишетсен өчен,
тагын да катырак һәм шактый озак еларга туры килә иде...
Чит кеше-мазар куркыту дигәннән, кайда ничектер, безне “тыңламасаң, хәзер, әнә, урыс алып китәр” дип, бик тиз акылга утырталар иде. Елганың теге ягында авылыбызга терәлеп үк торган диярлек рус авылы бар. Рус авылы булса да, исеме татарча – Яңавыл. Хәер, ул гына түгел, турыдан барсаң, өч кенә чакрым ераклыкта, авылның икенче башында Кәчти дигәне дә бар. Шул авылларның кайсыннан булгандыр, ике көннең берендә, җәй дими, кыш дими, гел бер киемдә, чана яки арба тарткан зур сакаллы урыс карты (бәлкем, миңа гына бик карт кебек тоелгандыр) урам буйлап, татарча белгән бердәнбер җөмләсен – “Самавыр төзәтергә бармы?!”ны кычкырып, сөрән салып йөрер иде. Берчак җиз самавырның борыны ага башлагач, әнкәем яулыгы белән битен каплап, ым кагып кына, аны ишегалдына чакырып керткән иде. Гәүдәсе капкабыздан күренүгә, алып китмәсен дип куркып, Килен капкасыннан ялт кына чыгып качканымны хәтерлим... Менә шундый “алып китүчеләрдән” дә саклый иде безне Мәдхиямал әбиебез. Үзебезнең әби-бабаебыз булмаганлыктан, ул безгә икеләтә якын иде.
Хәзергесен белмим, без беренче апрель – алдау көнен олы бәйрәм кебек, зарыгып көтеп тора идек. Чөнки ул көнне рәхәтләнеп алдашырга була, сиңа беркем дә үпкәләми. Ә башка көннәрне... Аллам сакласын! Әнкәем һич кенә дә алдашканны яратмый, кеше алдау – кичермәслек зур гөнаһ дип, гел колагыбызга киртләп тора иде. Менә шул – безнең өчен бәйрәм көнендә Мәдхиямал әбине рәхәтләнеп алдый идек инде! Ышана иде бичарам. Бездә мунча бар. Аларда юк. Шуңа да әнкәем мунча яккан саен Мәдхиямал әбигә дә дәштерә. Рәхәтләнеп мунча кергәннән соң, кич буена чөкердәшеп, чәй эчеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырырлар иде. Беренче апрель көннәренең берсендә мин Килен капкасыннан гына турылатып, Мәдхиямал әбиләр өенә килеп кердем дә ашыга-кабалана: “Әбекәй, әнкәй сине тиз генә мунчага килсен, юынырга үзенең мунчаласын онытмасын, коенырга комган белән җылы су да алсын диде...” – дип такылдадым да, аны-моны сизенмәгәе дип, кире чыгып та чаптым.
(Дәвамы бар).
Шәмсия Җиһангирова, Казан.
Фото - ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев