Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Карга баласы

Кечкенә Айсылу капка төбенә уй­нарга чыкты. Кояш кыздыра. Урам­да уйнарга ник бер иптәш күренсен.

Айсылу, як-ягына карангалап торгач, үзенә шөгыль дә тапты. Ул, юлда исәпсез-хисапсыз яткан вак ташларны сайлап, буш консерв савытына тутыра башлады. Ташларны, берәм-берәм алып, әйләндерә- әйләндерә карады да: “Менә бусы – сырлы агы – аш пешерергә, симез иткә охшаган; болары – матур зәңгәре, алсуы – “секрет” ясарга”, — дип үзалдына сөйләнде.

“Секрет”ны балалар болай ясый­лар: җиргә кечкенә генә чокырчы­клар казыйлар, алар эченә төрле матур әйберләр салалар. Монда төрле ташлар, кәнфит кәгазьләре, төсле пыялалар – бар да бар. Чокыр өстенә туры килерлек зурлыкта пыяла каплыйлар. Шуннан, пыяла өстен күренмәслек итеп, туфрак белән каплап куялар. Уйнаганда, бала­лар берсен-берсе чакырып, үзләренең “секрет”ларын күрсәтәләр: имән барма­клары белән түгәрәкләп пыяла уртасын ачалар. Чып-чын калейдоскоп диярсең! Бер-берсенең “секрет”ын мактап та ку­ялар инде шунда.

Айсылу шулай, мавыгып таш җыеп йөргәндә, тын урамны ярып: “Әни!” – дигән үзәк өзгеч тавыш ишетелде. Кыз, ташын учына кысып, тураеп басты. “Әнием!” Кыз бар йөрәге белән кемгәдер ярдәм кирәк икәнен аңлап алды. Тавыш килгән якка йөгерде. Тавыш иске базар ишегалдыннан килә иде. Айсылу, койма ярыгына сарылып, базар эчен күзәтте.

Базар ишегалдында тезелеп киткән сату рәтләренең беренчесе янында ике малай басып тора. Айсылу киштәдә кара төстәге кошчыкны күреп алды. Малайларның зуррагы, мопедыннан бензин агызып, кошның өстенә сибә, ә кечерәк малай, шырпы кабызып, кошның каурыйларына төртә. Шул вакыт карга баласы, авызын зур итеп ачып, ачыргаланып кычкыра. Карга баласы чакырган икән ярдәмгә! Ә баш очында гына ике зур карга бәргәләнә: кычкыралар, малайларның башларына сугыла язып очалар. Кошның әти-әнисе, күрәсең. Мескен кошлар күпме тырыш­салар да, газиз балаларына берничек тә ярдәм итә алмыйлар. Айсылуның йөрәге ярсып типте, үзе бер урында тап­танды. Ләкин керергә җөрьәт итмәде. Апасы ярдәм итә алыр иде, мөгаен.

Айсылу томырылып өйгә чап­ты. Ишегалдына керә-керешли: “Апа, Нурсибә апа!” – дип кычкырды. Нурсибә, өченче сыйныфта гына уку­ына карамастан, күрше-тирә малайлар арасында көчле булуы һәм тәвәккәллеге белән абруйлы. Апасы, сеңлесенең өзек- төтек сөйләвен тыңлап бетермәстән урамга чапты. Айсылу чак ияреп җитеште аңа. Нурсибә тәвәккәл адым­нар белән малайларга таба атлады:

– Бирегез!

– Карга кирәкмени? – дип хихылда­ды малайларның берсе. Әмма кошчык­ны бирергә мәҗбүр булды.

Нурсибә карга баласын сак кына күкрәгенә кысты, аның артыннан Ай­сылу теркелдәде. Малайлар алар ар­тыннан көлешеп калдылар. Ә карга баласының әти-әнисе кызларга ияреп очты.

Горурлана Айсылу Нурсибә апасы белән! Нинди батыр аның апасы! Хәтта үзеннән зуррак малайдан да курык­мады. Кызлар үзләренең ишегалдына керделәр. Әниләре, Рәмилә апа, кое бу­енда кер юып йөри. Ул кызларына бо­рылып карады:

– Кызым, ни ул кулыгызда? Тагын песи баласы алып кайттыгызмы?

– Юк, әни, ул – карга баласы.

Рәмилә апа тураеп басты, кызлары янына барды. Айсылу белән Нурсибә коточкыч хәлне бәйнә-бәйнә сөйләгәч, гаҗәпләнү һәм нәфрәт белән:

– И-и, Ходаем! Каян уйлап тапкан­нар, юньсезләр! – дип уфтанды.

Рәмилә апа, кулларын алъяпкычы­на сөртеп, өйгә юнәлде.

– Хәзер, хәзер, көтеп торыгыз!

Әниләре тиз генә әйләнеп чыкты:

– Менә шушы катык пешкән җирләрен төзәтер.

Кызлар карга баласының көйгән каурыйларына бармаклары белән ка­тык сыладылар, карганың авызына да каптырдылар. Карга баласы әллә йом­шак куллы адәм балаларына ышан­ды, әллә җәфәлаудан кычкырып ары­ды – тынычланып калды. Нәни кош күңеле ниләр уйлады микән шул чак­та? Үзеннән бик күпкә дәү, көчле адәм балаларының рәхимсезлеге турын­дамы? Юктыр, ул бөтен балалар ке­бек үк тизрәк әти-әнисенә сыенырга теләгәндер, “Бу хәтәрдән кайчан ко­тылырмын?” дип уйлагандыр. Ә әткә карга белән әнкә карга ишегалдында­гы багана башыннан күзәтә иде, ара- тирә кычкырып та куялар.

– Әни, әни, әнә аның әтисе белән әнисе!

Айсылу, апасыннан башка бер эш кыралмаса да, үзен батыр коткаручы итеп хис итте.

– И-и, балалар – бәгырь итләре шул, һәммә җан иясенә дә кадерле!

Нурсибә белән Айсылу карга бала­сын берничә көн ашатып, авызына җим салып тордылар. Ә беркөнне әниләре:

– Карга баласының хәле әйбәт. Су бу­ена алып төшеп, зур өянке төбенә куе­гыз, әти-әниләре бик борчылалар. Ничә көн багана башында утыралар, бахыр­лар, – диде.

Нурсибә белән Айсылу, карга бала­сын алып, су буена төшеп киттеләр. Алар артыннан каргалар да иярде.

Кызлар карга баласын карт өянкенең кайсы җиренә куярга белми аптырадылар. Ахыр чиктә кошчыкны өянкенең төбенә куйдылар да, борылып карый-карый, өйләренә юнәлделәр.

Икенче көнне Нурсибә белән Айсы­лу, карга баласының хәлен белергә су буена төштеләр. Ләкин кошны тапма­дылар. Нурсибә шомлы уйларын Ай­сылуга сиздермичә:

– Карга баласын әтисе белән әнисе ояларына алып киткән! – диде ыша­нычлы тавыш белән.

– Әйе, апам, әйе! – диде Айсылу, шат­ланып. Апасы әйтә икән – хак әйтә инде ул.

Җәйләр узып, көз җитте. Кызлар, аркаларына букчаларын асып, бакча­да үскән чәчәк бәйләмнәрен тотып, мәктәпкә киттеләр. Нурсибә сеңлесен кулыннан җитәкләгән, ә Айсылу бөтен гәүдә авырлыгын апасына салып, арт­ка таба авышып кына бара. Апасы аны ачуланмый. Сеңлесе дөньяга килгәч тә, Нурсибәнең нәни йөрәгендә бик зур җаваплылык хисе барлыкка кил­де. Беренче тапкыр нәни Айсылуны күргәннән бирле сеңлесен кайгыртып кына тора ул. Мулла бабай исем куш­кан чакта бик курыкты Нурсибә. Чит- ят бер бабай, сеңлесен зур мендәргә салып, колагына иелгәч, елый-елый йөгереп килде:

– Апаемны бирмим! Апаема тимә!

– Беркем дә тими апаеңа, кызым. Исем генә куша мулла бабай, – дип, әнисе тынычландырды Нурсибәне.

Менә ике бертуган Бакча урамы­на борылдылар. Бу урамның һәр иха­тасында зур-зур өянкеләр һәм башка төрле агачлар үсә. Агачлар өстендә, “Кар да кар!” кычкырып, каргалар оча. Нурсибә күккә күтәрелеп карады:

– Апаем, кара әле, кара!

Айсылу апасы күрсәткән якка күз салды. Ә анда, нәкъ аларның баш очын­да, канатлары телем-телем кителгән карга түгәрәк ясап әйләнә. Нурсибәнең күзләренә шатлык яшьләре бәреп чык­ты. Әйе, бу аларның карга баласы иде! Инде шактый үскән, очарга өйрәнгән карга, кызларны мәктәпкә хәтле оза­та барды...

Йолдыз Зәкиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама