Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Әнием болыны

Нурдидә әкрен генә Ык буена төште. Тирә-як шундый матур, тыныч иде. Су буенда үсеп утырган камышлар җилдә тын гына тирбәләләр. Күктә кошлар чут-чут итеп сайрый, алар шулай балаларын очарга өйрәтәдер.

Нурдидә әкрен генә Ык буена төште. Тирә-як шундый матур, тыныч иде. Су буенда үсеп утырган камышлар җилдә тын гына тирбәләләр. Күктә кошлар чут-чут итеп сайрый, алар шулай балаларын очарга өйрәтәдер.

Эх, ярата иде Нурдидә шушы табигатьне! Аның гүзәллегенә сокланып туя алмады, сәгатьләр буена утырырга да риза иде. Менә бүген дә хуш исле чәчкәләр белән тулган чирәм өстенә утырды да уйга чумды. Аның башында бары тик бер уй иде: “Балаларымны кемгә ышанып тапшырыйм?” Ул түзмәде, елап җибәрде. Нурдидәнең сагышлы уйларын 5 яшьлек улы Асфин бозды:

– Әни, ә мин сине таптым! Нишләп утырасың монда берүзең? Апа белән эзләдек сине.

– Ии, бәбекәйләрем! 5 кенә минутка дип төшкән идем хәл алыйм дип, табигатьнең матурлыгына сокланып онытылып киткәнмен.

– Ничек матур соң ул, әни?

– Күрәсеңме, улым, берсеннән-берсе матур чәчәкләр күпме?! Агачлар ямь-яшел, күк йөзе зәңгәрсу төстә, матур итеп кошлар сайрый, чәчәктән-чәчәккә кунып күбәләкләр оча. Менә шушы инде гүзәллек, матурлык, балам.

– Аңладым, әни. Ә нигә син елыйсың?

– Сөенечтән елыйм, улым. Сугыш тәмамланды бит, тиздән әтиегез дә кайтып җитәр, Аллаһы боерган булса.

– Уррааа, әти кайта!

– Ярый, улым, әйдә кайтыйк, апаң көтеп торадыр.

Ул кичне Нурдидә бик озак йокыга китә алмыйча ятты. Күптән түгел аңа куркыныч диагноз куйдылар: яман шеш. Шуннан бирле ул: “Балаларымны кемгә ышанып тапшырыйм?!” – дип өзгәләнә. Шул уй тынгы бирми иде.

Икенче көнне иртүк сеңлесе Нәфисә янына китте Нурдидә. Нәфисә тиз генә бер-ике табалык коймак пешереп алды. Бергәләп чәй эчтеләр. Нурдидә кыяр-кыймас кына сүз башлады:

– Нәфисә, җаным! Минем соңгы һәм бик мөһим үтенечем бар иде.

– Нинди мөһим үтенеч ул, апа? Нигә соңгы? Берни аңламыйм. Берәр кая китәсеңме әллә?

– Ничек итеп әйтергә дә белмим. Миндә бик куркыныч чир таптылар... Яшәремә күп калмады, күп дигәндә бер-ике ай. Минем үтенечем шул: Наилә белән Асфинны ташлама, яме? Үтенеп, ялварып сорыйм.

– Ай Аллаһым! Апам, нигә бер сүз дә әйтмәдең? Нигә яшереп йөрдең? Аны дәвалап буладыр... Врачлар нәрсә ди? Бөтенләй өмет юкмыни соң, апа?

– Юк, Нәфисә, инде соң... Дәвалый торган вакыттан узган. Син минем үтенечемә каршы килмисеңме? Минем балаларымны карарсыңмы? Ышанычымны акларсыңмы?

– Ярар, апа, балаларны беркайчан да ташламаска сүз бирәм. Борчылма.

– Аллаһның мең рәхмәте яусын сиңа, Нәфисә, сеңелкәем.

Нәфисәнең шул сүзләреннән соң Нурдидәгә җан кергәндәй булды. Сеңлесенә бик рәхмәтле иде ул. Күңеле күтәрелде. Нурдидә кызы белән улына чирләгәнен сиздермәскә тырышты. Ире Әслахның үле хәбәре килгәч тә балаларына әйтергә кыймады. Шулай көннәр, көннәр артыннан айлар үтте.

Нурдидәнең хәле авырайды, урыныннан тора алмас хәлгә җитте. Кызы нишләргә белмичә күршеләрен чакырды, апасы Нәфисәне алып килде. Күптән түгел генә сугыштан кайткан күршесе Вагыйз, тиз генә атын җигеп, Нүрдидәне хастаханәгә алып китте. Ике көннән соң Нурдидә җан бирде...

Әниләре вафатыннан соң Наилә белән Асфинны апалары үзләренә алып китте. Әтиләренең сугышта һәлак булуын да Нурдидәне җирләп шактый вакыт үткәч кенә, бик авырлык белән хәбәр итте Нәфисә. Тормышы барып чыкмады аның: иреннән аерылды, балалары булмады. Янәдән димләп тә карадылар, сорап та килделәр, балаларны кагар, дип бармады. Нык яратты шул ул энесе белән сеңелесен! Какмады, сукмады, “кызым”, “улым” дип кенә торды. Бөтен гомерен аларга багышлады.

Еллар үтте. Балалар үсеп җитеп, гаиләле булдылар. Наилә кияүгә чыгып, Үзбәкстанга китте. Асфин авылдашы Нәсимәгә өйләнде. Асфин Нәфисә апасын ташламады, авыр сүз әйтмәде, хөрмәтләп яшәде. Әнисе белән Ык буенда сөйләшеп утырган көнне әледән-әле хәтерендә яңартты Асфин. Буш вакыты булган саен шушы болынга төшеп утыра торган булды. Тормыш иптәше Нәсимәне дә алып төшкәләде. Ул бу урынны “Әнием болыны” дип атый иде. Шунда килсә, күңеле тынычлана, табигатьнең гүзәллегенә сокланып туя алмый иде. Әнисенең хисләнеп табигатьне мактаганы һаман да исендә Асфинның. Әнисе дә аның белән шушы гүзәл болында утырадыр, янәшәдер кебек...

Язилә Габделхакова.

Тойгелде.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев