Зелпе кайнатмасы
Моряк һәм Фирая Йосыповлар байтак еллар зелпе үстерә
Июнь урталарына аның җимешләре өлгерә.
– Әчкелтем сусыл әлеге җимеш тазә килеш тә бик тәмле. Саклау өчен мин гадәттә туңдыргычка куям. Сырниклар өстенә каймак белән бергә куеп ашарга тәмле. Әниләр кайнатмасын ясый, – ди кызлары Гөлназ Йосыпова.
Юылган җимешләрнең суты чыксын өчен бераз вакытка шикәр комы белән болгатып куябыз. Аннан 5 минут сүрән утта кайнатып алабыз. Берничә сәгать суыткач, тагын ике тапкыр шушылай кайнатабыз. Нәтиҗәдә куе, озак сакларга яраклы кайнатма килеп чыга.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев