Виктория пирогы
Бакчада беренче булып өлгергән виктория җиләгеннән кайнатма да ясыйлар, компот та ябалар. Виктория җиләгеннән пирог та бик тәмле килеп чыга. Райондашыбыз Наилә Шәймәрдановадан тәмле пирог рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: ике йомырка, бер стакан тулыр-тулмас шикәр комы, 50 грамм акмай, бер стакан тулыр-тулмас он, 250 грамм чамасы виктория җиләге.
Әзерләү тәртибе. Йомырка, шикәр, йомшартылган акмайны бергә болгатабыз, бер төрле массага килгәнче күпертәбез. Табага махсус кәгазь җәябез. Кәгазь өстенә җиләк салына. Аның өстенә сыек камырны агызып җәябез. Пирог 190 градуска кадәр җылытылган духовкада 30 минутта пешә. Аның әзерлеген зу бочистка белән тикшерергә була. Пирогны суытабыз һәм өстенә шикәр пудрасы сибеп, өстәлгә бирәбез. Тәмле булсын!
Фото - Наилә Шәймәрданованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев