Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Вак бәлеш

Райондашыбыз Илүзә Дәүләтовадан вак бәлеш рецептын тәкъдим итәбез.

Вак бәлеш – татар халкының милли ризыкларының берсе. Аны элек кунак килгәндә генә затлы сый буларак табынга чыгарганнар. Райондашыбыз Илүзә Дәүләтовадан вак бәлеш рецептын тәкъдим итәбез. 
Кирәкле ингредиентлар: бер килограмм чамасы сыер ите, 500 грамм дөге, уртача зурлыктагы өч суган, 200 грамм акмай, тәменчә тоз һәм борыч, бер йомырка. 
Камыр өчен: 1 кг чамасы иләнгән он, 350 грамм сөт, 30 грамм чүпрә, 2 йомырка, 200 грамм акмай, әзрәк шикәр комы һәм тоз.
Әзерләү тәртибе. Җылымса сөткә чүпрә, тоз, шикәр комы, йомырка салып, яхшылап болгатабыз һәм, он өстәп, камыр изәбез. Аннары эретелгән май салып, камыр үзләнгәнче басабыз һәм җылы урынга кабарырга куябыз. 
Камыр кабарган арада дөгене кайнап торган тозлы суда бүрттерәбез һәм, кайнар су белән юып, саркытабыз. Итне шакмаклап турыйбыз һәм, дөге, вак итеп туралган суган, май, тоз, борыч өстәп, яхшылап болгатабыз.
Камырны кечкенә кисәкләргә бүлеп, җәябез. Җәем уртасына эчлек салып, кырыйларын күтәртеп, бөреп чыгабыз. Өстә тишек калдырабыз һәм аны, камырдан бөке ясап, томалыйбыз. Вак бәлешләрне майлы табага тезеп, 10-15 минут кабартабыз. Аннан, өстенә чи йомырка сөртеп, кайнар мичкә тыгабыз. 15 минут үткәч, бәлешләрнең бөкеләрен ачып, шулпа салабыз һәм, томалап, 20 минутка кабат мичкә тыгабыз. Бәлешне табынга кайнар килеш бирәбез.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев