Уха рецепты
Бу – бик тиз әзерләнә торган һәм гаҗәеп хуш исле аш
Уха рецепты
Бу – бик тиз әзерләнә торган һәм гаҗәеп хуш исле аш. Аеруча ул яңа гына тотылган елга балыгыннан тәмле килеп чыга.
Кирәк
- Бәрәңге – 4-5 данә
- Кишер – 1 данә
- Суган – 2 данә
- Су – 2½-3 литр
- Тоз – 1½ аш кашыгы
- Вак елга балыгы – 500 г
- Кара борыч (бөтен бөртекле) – 8-10 данә
- Лавр яфрагы – 2-3 данә
- Сарымсак – 5-7 тырнак
- Яшел тәмләткечләр – теләк буенча
Пешерү тәртибе
- Бәрәңге һәм кишерне зур яки уртача шакмаклап турагыз, суганны вак итеп турагыз.
- Кайнар суга яшелчәләрне салыгыз, тоз өстәгез һәм якынча 15 минут кайнатыгыз.
- Балыкны чистартыгыз, эчке органнарын һәм саңакларын алыгыз.
- Кәстрүлгә балыкны, кара борыч бөртекләрен һәм лавр яфракларын өстәгез. Кайнап чыкканнан соң күбеген алыгыз һәм, капкачын капламыйча, 7-10 минут тирәсе сүлпән утта пешерегез.
- Вакланган сарымсак һәм яшел тәмләткечләр өстәгез, болгатыгыз һәм уттан алыгыз.
- Ашны каплап, 10-15 минут төнәтеп торыгыз.
Аш әзер! Тәмле булсын!
Чыганак : Интертат сайты
Фото – Интертат сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев