Умачлы сөтле аш рецептын тәкъдим итәбез
Аш өчен кирәкле ингридиентлар:
3 бәрәңге, 1 суган, 3 стакан сөт, 1,5 стакан тавык ите яки яшелчә (мәсәлән, кишер, суган һ.б. шундый яшелчәләр салып пешерелгән) шулпасы, 120 грамм ак май, тоз, петрушка. Умач камыры өчен кирәк: 1-1,5 стакан тирәсе он, 1 йомырка, 5 аш кашыгы сөт, ярты чәй кашыгы тоз.
Беренче эш итеп, бәрәңгеләрне һәм суганны чистартып, шакмаклап турарга һәм тирән табага салып, ак майда 20-25 минут тирәсе талгын утта пешерергә. Аннары сөт салырга, кайнап чыгуга уттан алырга. Умач өчен камыр басарга. Камырны 15 минутлап «ял иттерергә». Шуннан соң 1,5 сантиметр калынлыктагы таякчыклар әвәләргә һәм аларны 5 миллиметр озынлыкта итеп өлешләргә кисәргә.
Кәстрүлдә тавык ите шулпасы яки яшелчә шулпасы кайнатырга. Шулпага умачларны салып, 10 минут пешерергә. Аннары бәрәңгеле катнашманы өстәргә һәм тагын якынча 3 минут кайнатып алырга. Ашны тәлинкәләргә бүлеп, петрушка сибеп, табынга бирергә.
Чыганак: Атна вакыйгалары
Фото – ясалма фәһем белән эшләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев