Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тутырылган тавык

Тутырылган үрдәк һәм казны һәркем ярата. Райондашыбыз Айзирәк Фатихова тутырылган тавык рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: өй тавыгы, 700 грамм чамасы сөт өсте (сливки), 7 йомырка, тәменчә тоз һәм борыч, уртача зурлыктагы 1 суган һәм 3-4 тырнак сарымсак.

Әзерләү тәртибе. Эчлек өчен сөткә йомыркаларны – туглап, тоз, борыч, суган белән сарымсакны бик вак итеп турап салабыз. Барысын бергә кушып болгатабыз. 20 минуттан соң катнашманы вак дуршлаг яисә катлап марля куеп сөзергә кирәк. Сөзелгән сыекчаны энәле зур шприц белән тавыкның итенә кертәбез. Бигрәк тә түш, бот тирәләренә күпләп тутырырга кирәк. Сыекча белән тутырылган тавыкны кайнап торган шулпага салып пешерәбез. Әзер булырга 5 минут калгач, сөзеп алынган суган, сарымсак, йомырка катнашмасын шулпага кушабыз. Тавык пешкәч, барысын да зур савытка салып кайнар килеш табынга чыгарабыз. Янына эре итеп туралган бәрәңге, кишер, башка яшелчәләр дә пешереп салырга була. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото – А.Фатихованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев