Тутырылган йомырка
Тәмлетамак

Тутырылган йомырка

Салат өчен: пешкән 5 йомырка, 150 грамм горбуша балыгы (тозлы, сөягеннән аерылган), майонез, яшел тәмләткечләр кирәк булачак

Йомыркаларны тигез итеп буйга ярырга һәм сарыларын алып изәргә. Балыкны чәнечке белән вакларга, яшеллекне турарга. Йомырка сарысын, балыкны, яшеллек һәм майонезны кушып, яхшылап болгатырга. Барлыкка килгән эчлекне йомырка аклары эченә тутырырга. Өстен яшеллек белән бизәргә. 

Фото – «Мөслим-информ»нан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев