Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тутырылган борыч

Райондашыбыз Роза Маракина ризык әзерләү буенча бәйгеләрдә, марафоннарда катнаша. Ул тутырылган борыч рецептын тәкъдим итте.

Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы 8 кызыл борыч, 1,5 стакан дөге, сыер итеннән 0,5 кило чамасы фарш, фаршка кушу өчен уртача зурлыктагы 4 суган, тоз, борыч. Кыздыру өчен 1 суган, 1 кишер, 2 аш кашыгы томат пастасы, көнбагыш мае кирәк. 

Әзерләү тәртибе. Фаршка суган, тоз, борыч салып, яхшылап болгатабыз. Дөгене тозлы суда җиңелчә пешереп алабыз һәм фаршка кушабыз. Эчлек әзер. 

Борычларның орлыгын алабыз һәм эченә дөге белән фарш катнашмасын тутырып, кәстрүлгә төзәбез. Өстенә 1 литр чамасы су салып пешерергә куябыз. 

Суганны турап, кишерне угычтан уып, майда кыздырабыз һәм шуңа томат пастасы өстибез. Борычлар салынган су кайнап чыккач, кыздырылган массаны шуңа кушабыз. 1 сәгать чамасы пешерәбез. Борычларны табынга каймак белән бирәбез. Тәмле булсын! 
 
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото – Р. Маракинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев