Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тун астындагы тавык

Райондашыбыз Фирүзә Петрова бик туклыклы һәм тәмле ризык – “тун астындагы тавык” рецептын тәкъдим итә. Ашамлык бик җиңел әзерләнә.

Кирәкле ингредиентлар: 10 порция өчен 2 килограмм чамасы сөяксез тавык ите (филе), уртача зурлыктагы 2-3 данә помидор, 1 татлы борыч, 5-6 теш сарымсак, якынча 250 грамм (100 граммы – эчлек, 150 граммы – ризык өстенә сибү өчен), панировка өчен 1 стакан он, 6-7 аш калагы майонез, 2 чәй калагы горчица, яшел суган, укроп, петрушка, тәменчә тоз, борыч, тәмләткечләр. Кыздыру өчен көнбагыш мае кирәк була.
Әзерләү тәртибе. Тавык итен 1-1,5 сантиметр калынлыктагы кисәкләргә бүләбез. Һәрбер кисәккә тоз, борыч, тәмләткечләр сибәбез һәм бераз чүкеч белән суккалыйбыз. Итнең ике ягын да онда әйләндереп, табада алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.
Помидорны һәм татлы борычны вак шакмаклап турыйбыз. Өстенә вак итеп туралган укроп, суган, петрушка һәм сытып чыгарылган сарымсак сибәбез, эре кыргычтан уылган сыр салабыз. Тәменчә тоз кушабыз, горчица, майонез өстибез һәм барысын бергә яхшылап болгатабыз.
Тавык кисәкләрен пергамент кәгазе җәелгән табага тезәбез. Һәр кисәк өстенә яшелчәле массаны җәябез. Һәр кисәккә күп итеп сыр сибәбез. Тавык “тун астында” 200 градуска кадәр җылытылган мичтә 15-20 минут пешә. Сыр эрергә һәм кызарырга тиеш. 
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев