Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Томат соусында кыяр

Әлеге бик тәмле салатны бераз картайган кыярлардан да ясап була - диде райондашыбыз Чулпан Латыпова рецепт тәкъдим иткәндә

Бер порция өчен 3-4 кг кыяр, 500грамм томат пастасы , 1 стакан шикәр комы, 1 стакан үсемлек мае, 1 аш кашыгы тоз, 2  уртача баш сарымсак, 1 чәй калагы төелгән кара борыч һәм 180 мл 9 % аш серкәсе алына.

Кыярларны юып, кабыгын чистартып,  ярым ай яки чирекләп 5 мм калынлыктагы кисәкләгә турыйбыз.  Сарымсакны чистартабыз һәм вак итеп турыйбыз яки блендер белән ваклыйбыз. Әзер кыярны, сарымсакны һәм аш серкәсеннән кала барлык ингредиентларны кастрюльгә салып  болгатабыз.

3 сәгать  тотканнан соң, плитәгә куеп 15 минут кайнатабыз, аш серкәсе өстәп, стериль банкаларга тутырып тимер капкач белән каплап , юрган белән төреп суынганчы тотабыз.

Кышкы табынга салат итеп куярга да, пиццалар ясаганда да кушарга ярый. Тәмле булсын!

Чулпан Латыпова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев