Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тефтели

Тәмле соус белән әзерләнүче тефтели туклыклы һәм тәмле. Тефтели табынга гарнир – дөге яисә макарон белән бирелә. Рус Шуганда яшәүче Галина Басорина тефтели рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: 600 грамм ит фаршы, уртача зурлыктагы 1 кишер, 1 суган, 1 помидор, 1 болгар борычы, 200 грамм консервланган кызыл фасоль, 2 аш кашыгы каймак, шул ук күләмдә томат пастасы, 1 аш кашыгы он, тоз, борыч, ит өчен тәмләткечләр.
Әзерләү тәртибе. Фаршка тоз, тәмләткечләр кушабыз, болгатабыз һәм түгәрәк формасында тефтелилар формалаштырабыз. Тирән табага көнбагыш мае салып бераз кыздырабыз. Аннары табага вак итеп туралган суган, кишер, помидор, болгар борычын салабыз да 5-7 минут томалап пешерәбез. Томат пастасы, каймак һәм онны бергә кушып, яхшылап болгатабыз һәм яшелчәләр өстенә салабыз. 5 минуттан әлеге катнашмага фасоль һәм тефтелиларны өстибез, катнашманың өстен капларлык итеп су салабыз, өстен каплап, әзер булганчы пешерәбез. Ризыкны табынга яшелчәләр һәм үзегез теләгән гарнир белән бирәбез. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Фото – Галина Басоринаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев