Тавыктан шашлык
Шашлыкны табигать кочагында гына түгел, өй шартларында да әзерләп була. Сезгә бик тәмле шашлык рецепты тәкъдим итәбез
Кирәкле ингредиентлар: 1,5-2 килограмм тавык ботлары, газлы су, 1 зур лимон, 2 баш суган, тәмләткечләр.
Әзерләү тәртибе. Тирән савытка ике суганны турап салабыз һәм, тоз сибеп, суганның согын чыгарабыз. Суган өстенә тавык ботларын салабыз да, шашлык өчен махсус тәмләткечләр сибәбез, лимонны урталай бүләбез һәм согын ит өстенә сыгабыз. Барысын бергә яхшылап болгатабыз, ит күмелерлек итеп минераль су салабыз. Минераль су суган суы һәм лимон согы, тәмләткечләр белән кушылып, итне йомшарта. Азык пленкасы белән каплап, шашлыкны 6-7 сәгатькә суыткычка куябыз. Итне духовкада, фольгага төреп, табада пешерәбез.
Тәмле булсын!
Фото – ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев