Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тавыктан шашлык

Шашлыкны табигать кочагында гына түгел, өй шартларында да әзерләп була. Райондашыбыз Гөлфия Хаҗиевадан бик тәмле шашлык рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 1,5-2 килограмм тавык ботлары, газлы су, 1 зур лимон, 2 баш суган, тәмләткечләр.
Әзерләү тәртибе. Тирән савытка ике суганны турап салабыз һәм, тоз сибеп, суганның согын чыгарабыз. Суган өстенә тавык ботларын салабыз да, шашлык өчен махсус тәмләткечләр сибәбез, лимонны урталай бүләбез һәм согын ит өстенә сыгабыз. Барысын бергә яхшылап болгатабыз, ит күмелерлек итеп минераль су салабыз. Минераль су суган суы һәм лимон согы, тәмләткечләр белән кушылып, итне йомшарта. Азык пленкасы белән каплап, шашлыкны 6-7 сәгатькә суыткычка куябыз. Итне духовкада, фольгага төреп, табада пешерәбез. 
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев