Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Тәмлетамак

Тавык итеннән – казылык

Ачыкканда тиз генә тамак ялгап алу өчен казылык иң яхшы кабымлыктыр, мөгаен. Сезгә өй шартларында бик җиңел әзерләнүче казылык рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 1 кг сөяксез тавык ите (бот ите булса, яхшырак), 6-7 тырнак сарымсак, ярты чәй калагы төелгән кара борыч, ярты чәй калагы тавык өчен аш тәмләткеч (аның составында тозы да, шикәр комы да, куркума, горчица орлыклары да бар), 2 аш калагы майонез, 15 грамм желатин кирәк. 

Тавык итен юып киптерәбез дә, тиресен салдырмыйча, шакмаклап турыйбыз. Шакмаклар 2 см чамасы зурлыкта булсын. Ит өстенә сыткычтан чыгарылган сарымсак, тавык өчен тәмләткеч өстибез. Өстенә 2 калак майонез салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Яңадан өстенә желатинны салабыз да кабаттан болгатып алабыз. Казылык ясый башларга да була хәзер. Әзерләнгән “чимал”дан 3 казылык чыгачак. 

Азык-төлек пленкасына фаршның өчтән бер өлешен салабыз да казылык формасына китерәбез. Аннары, фольгага төреп, ике ягыннан кәнфит кәгазе кебек бөтереп куябыз. 

Казылыклар 180 градус кайнарлыктагы газ духовкасында 1 сәгатькә якын пешә. Суынгач, казылыкларны суыткычка озатабыз. 5-6 сәгатьтән соң ашарга да була. 

Тәмле булсын!

Альмира Миннуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев