Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

«Тәвә йомыркасы» десерты

Райондашыбыз Лениза Галимова «Тәвә йомыркасы» десертының рецепты белән бүлешә.


Сөтле крем ясау өчен савытка 800 мл сөт, 1 пакет ваниль шикәре, 100 г шикәр комы һәм 75 г кукуруз крахмалы салып болгатабыз һәм читкә алып куеп торабыз.

Апельсинлы крем өчен 1 литр апельсин согы кирәк. Магазинныкы да ярый. Сокка 80 г шикәр комы һәм 75 г кукуруз крахмалы өстәп төерләре беткәнче болгатабыз.

Ике кремны да плитә өстендә уртача утта берьюлы болгата-болгата җылытабыз. Куера башлап, кайнап чыгу белән үк уттан алабыз.

Чиста һәм коры тирән савытка шундук сөтле кремны бушатабыз. Шуның өстенә - тәлинкә уртасына әкрен генә апельсин кремын өстән үк агызабыз. Ул сөтле кремны изеп эчкә керергә, әмма төбен тишмәскә һәм йомырка сарысына охшап ятарга тиеш.

Десертны бүлмә температурасына кадәр суыткач, пленка белән каплап, 12 сәгатькә суыткычка куябыз.

Табынга бирер алдыннан формасын алып суынган тортны тәлинкәгә әйдәндереп каплыйбыз, өстенә 2-3 аш кашыгы кокос йомычкасы сибәбез.

Бу десерт бик йомшак була, авызда эри, бәясе ягыннан да бик очсызга чыга.

Тәмле булсын!

 Лениза Галимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев