Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Татарча азу

Классик татар рецепты буенча азу бик тәмле һәм туклыклы була. Райондашыбыз Алена Виноградовадан татарча азу рецептын тәкъдим итәбез.

 “Яшелчәләр белән сыер ите бик тәмле һәм йомшак булып пешә. Кичке аш өчен менә дигән ризык! Балалар да азуны яратып ашый”, – ди Алена.

Кирәкле ингредиентлар: ярты кило сыер ите, уртача зурлыктагы өч баш суган, өч данә тозлы кыяр, уртача зурлыктагы дүрт- биш бәрәңге, ике аш калагы томат пастасы, өч тырнак сарымсак, бер стакан (250 грамм) шулпа яисә кайнаган су, тәменчә тоз һәм борыч, ике-өч данә лавр яфрагы, көнбагыш мае.

Әзерләү тәртибе. Сыер итен юып, юка телемнәргә кисәбез. Итне тирән казанда көнбагыш маенда кыздырабыз. Суганны ярымбоҗралап турыйбыз һәм, ит янына салып, алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Тозлы кыярны угыч аша чыгарып, ит белән суган янына өстибез. Ит өстенә ике аш кашыгы томат пастасы салабыз. Бәрәңгене нечкә итеп саламлап турыйбыз һәм казанга салабыз. Бәрәңге өстенә бер стакан шулпа яисә су, тоз, борыч өстибез. Лавр яфрагы һәм вакланган сарымсак салабыз. Азуны талгын утта бер сәгать пешерәбез. Әзер булгач, тирән тәлинкәләргә салып, өстенә укроп сибеп, табынга бирәбез.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фотог - А. Виноградованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев