Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Тәмлетамак

Ташкабактан рулет

Ташкабак рулеты рецепты бик гади. Сез дә пешереп карагыз әле

Кирәкле ингредиентлар:

  • уртача зурлыктагы ташкабак – 1 данә (якынча 400-500 гр.),

  • каты сыр (мәсәлән, "Пармезан" яки "Гауда") – 100 гр.,

  • йомырка – 3 данә,

  • тоз – тәменә карап,

  • кара борыч – тәменә карап,

  • майонез – 2 аш кашыгы. 

Эчлек өчен:

  • Краб таякчыклары – 200 гр.,

  • Майонез – 2-3 аш кашыгы,

  • Сарымсак – 1-2 тырнак,

  • Йомырка – 4 данә.


Әзерләү тәртибе.

  • Ташкабакны юыгыз һәм угычның эре ягыннан чыгарыгыз. Артык суын кул белән сыгыгыз яки дуршлагка салып торыгыз.

  • Ташкабакка йомырка, майонез, угычтан чыгарылган сыр, тоз, борыч салып болгатыгыз.

  • Табага (противень) пергамент кәгазенә шушы катнашманы җәеп, 180 градуста 20-30 минут пешерегез. 

  • Мичтән алгач, өстенә майонез белән болгатылган сарымсакны сөртегез.

  • Эчлек әзерлибез. Краб таякчыкларын һәм каты итеп пешерелгән йомыркаларны ваклап турагыз. 

  •  Пешкән ташкабак җәймәсе өстенә эчлекне салып, пергамент кәгазе ярдәмендә рулет итеп төрегез һәм 1-2 сәгатькә суыткычка куегыз. 

  • Суыткычтан алгач, рулетны 1,5-2 см калынлыктагы кисәкләргә булегез. Яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка) белән бизәп, табынга чыгарыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев