Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ташкабактан кышка салат

4 кг ташкабак, 6-8 данә болгар борычы, 1 кг суган, 350 грамм чамасы томат соусы, 3 аш кашыгы тоз, 300 грамм шикәр комы, стакан ярым көнбагыш мае, бер-ике кашык аш серкәсе кирәк булачак.

Бер литр суга томат соусын салып болгатабыз, аңа тоз, шикәр комы, көнбагыш мае салабыз. Шуңа шакмаклап туралган ташкабакны салып, яхшылап болгатабыз. Утка куеп кайнатып чыгарабыз һәм 10 минут кайнаганнан соң, озынча туралган болгар борычын салабыз. Тагын 10 минут чамасы кайнаткач, салатка түгәрәкләп туралган суган кушабыз. Барлык яшелчәләрне салып бетергәч, яхшылап болгатабыз һәм тагын 10-15 минут кайнатып алабыз. Соңыннан аш серкәсе кушып, кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап, аларны бер тәүлеккә җылы әйберләр белән төреп куябыз.

Фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев