Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Тәмлетамак

Ташкабактан икра рецепты

Бүген сезгә икра әзерләү рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 3 килограмм ташкабак, 350 грамм томат пастасы, уртача зурлыктагы 4 баш суган, 4 кишер, 7 тырнак сарымсак, ярты аш кашыгы вакланган кара борыч, 1 аш кашыгы тоз һәм 1 аш кашыгы шикәр комы, көнбагыш мае.

Әзерләү тәртибе. Яшелчәләрне иттарткычтан чыгарабыз һәм майлы табада болгата-болгата кыздырабыз. 40-45 минуттан соң томат пастасы, сарымсак, шикәр, тоз, борыч кушып, яхшылап болгатабыз. Тагын 1 сәгать пешерәбез дә, сүндереп, капкач белән томалап, 5-10 минут тотабыз. Әзер икраны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, каплап куябыз. Икра тулысынча суынгач, суыткычка куябыз. Салкын базда да сакларга була. Ташкабак икрасы гарнир буларак та, аерым кабымлык буларак та тәмле һәм файдалы. Тәмле булсын!

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев