Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тәмле салат

Райондашыбыз Илүзә Исәнәева туклыклы салат рецептын тәкъдим итә.

Райондашыбыз Илүзә Исәнәева туклыклы салат рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: 400 грамм пешкән тавык ите, уртача зурлыктагы бер баш суган, пешкән 3 йомырка, 200 грамм каты сыр, бер банка консервланган ананас, майонез.

Әзерләү тәртибе. Суганны вак итеп турыйбыз һәм өстенә кайнар су салып пешекләп алабыз. Сырны угычта уабыз, ананас һәм тавык итен вак итеп турыйбыз. Киң тәлинкәгә беренче катлам итеп тавык итен тезәбез. Икенче катламга – суган, өченче катламга вак итеп шакмаклап туралган ананас салына. Дүртенче катламга йомырканы угычтан уып салабыз. Бишенче катлам – вак угычтан кырылган каты сыр. Һәр катлам саен майонез сылыйбыз. Салатны әстерхан чикләвеге һәм гранат төше белән бизәргә мөмкин. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото – И. Исәнәнәеваның шәхси архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев