Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Шашлык

Райондашыбыз Андрей Айгилдин тәмле шашлык рецептын тәкъдим итә. Ит өчен тавык, сарык яисә дуңгыз ите кулланырга мөмкин.

Кирәкле ингредиентлар: 2 килограмм чамасы ит, 300 миллиграмм кефир, уртача зурлыктагы бер суган, өч тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы лимон согы, тәмләткечләрдән кориандр, паприка, кара борыч, тоз кирәк.

Әзерләү тәртибе. Кефир, ярымбоҗра формасында туралган суган, вакланган сарымсак, лимон согы һәм тәмләткечләр салып маринад әзерлибез. Аны уртача зурлыкта кисәкләп туралган туралган ит өстенә салабыз. Ул итне тулысынча капларга тиеш. Маринадтагы итне суыткычта өч-дүрт сәгать тотарга кирәк. Төнгә калдырсагыз, тагын да тәмлерәк, сусылрак булачак. Итне шампурларда күмер өстендә кыздырырга яисә 50 минут чамасы электр духовкасында пешерергә була. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото – А.Айгильдинның Шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев