Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Альберт Латыйповтан шашлык рецепты

Учакта ит кыздырырга яратучылар җәйне көтеп ала. Әзер шашлыкны район кибетләреннән дә табарга була. Шулай да үзең ясаган шашлыкка җитми инде! Шашлыкны ир-ат әзерләсә, ул аеруча тәмле була.

Райондашыбыз Альберт Латыйповтан шашлык рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: 2 килограмм дуңгыз кабыргасы (теләгән кеше тавык ите белән әзерли ала), уртача зурлыктагы өч баш суган, тәмләткечләр.
Әзерләү тәртибе. Кабырга зур булса, бераз ваклыйбыз (гадәттә, икешәр кабырга сөягенә бүләм, алай яхшырак маринадлана һәм сусыл булып пешә).
Маринад өчен 2 аш калагы томат пастасы, 2 аш калагы соя соусы, 1 аш калагы бал, 2 аш калагы иссез көнбагыш мае, ярты аш калагы тоз, ярты аш калагы шикәр комы, борыч һәм ысланган паприканы бергә кушабыз. Маринадны кабыргага салып, яхшылар болгатабыз һәм төнгә суыткычта калдырабыз. Икенче көнне кабыргаларны учакта барбекюга тезеп кыздырабыз. Маринадланган кабыргаларны духовкада да пешерергә мөмкин.
Бу очракта итне фольгага төреп, 180 градускача җылытылган духовкада 45 минут пешерәбез. Аннары фольганы ачабыз һәм тагын 30 минут чамасы өсте кызарганчы пешерәбез. Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

ФОТО – А.ЛАТЫЙПОВНЫҢ ШӘХСИ АРХИВЫННАН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев