Рулет
Чәй табынына нинди генә тәм-том юк хәзер! Прәннек-печеньелар, башка төр камыр эшләнмәләре кибет тулы, тик өйдә пешкәненә җитәме соң! Сезгә рулет рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен 4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 1 чәй кашыгы дарчин (корица), 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 чәй кашыгы имбирь пудрасы. Крем өчен 400 грамм йомшак сыр,100 грамм шикәр комы, 1 әфлисун кирәк булачак.
Әзерләү тәртибе. Йомырка, шикәр комы һәм дарчинны бергә кушып, миксер белән яхшылап күпертәбез. Шуңа он белән көпшәкләндергечне әз-әзләп салып, миксер белән болгатабыз. Табага пергамент кәгазе жәеп, камырны шунда тигезләп җәябез һәм духовкада алтынсу төскә кергәнче пешерәбез. Ул арада крем әзерлибез. Крем ясау өчен шикәр комы белән сырны миксер белән болгатабыз. Шуңа уылган әфлисун кабыгын һәм ваклап туралган әфлисун кушып, тагын бер кат яхшылап болгатабыз. Пешкән бисквитны алып, өстенә крем сылыйбыз һәм рулет итеп төрәбез. Өстенә имбирь пудрасы сибәбез. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев