Райондашыбыз Фелиза Бореева корт белән пешерелгән пирог рецептын тәкъдим итә
Өйдә пешерелгән камыр ризыклары аеруча тәмле.
Кирәкле ингредиентлар. Камыр өчен ярты стакан сөт, ярты стакан су, бер йомырка, 2 аш калагы шикәр комы, 7 аш калагы үсемлек мае, 15 грамм коры чүпрә, ярты чәй калагы тоз, он кирәк була.
Әзерләү тәртибе. Барлык ингредиентларны салып каймак куелыгында камыр ясыйбыз. Бераз күпергәч, он салып камыр басабыз. Камыр кабаргач, аны ике өлешкә бүләбез. Беренче өлешне табага җәеп, эчлек салабыз. Эчлек өстенә камырның икенче өлешен җәеп, ян-якларын бәлеш формасында бөгәбез. Пирог уртасында уентык ясасаң, ул көйми. 180 градускача җылытылган духовкада 40 минут пешерәбез. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев