Райондашыбыз Эльмира Тимергалиева тары ярмасы белән кишер тәкәсе пешерергә тәкъдим итә
Камыры - үзем ясаган катлы камыр (слоеный)
Камыр өчен: 2 йомырка, тоз, 120 мг су кирәк.
Токмач камыры кебек каты итеп басабыз, нәкъ шулай итеп җәябез. Аннары җәемне туңмай белән майлыйбыз, кабат рулет итеп төреп, вак кисәкләргә турыйбыз. Һәр өлешне кабат җәябез. Тыш әзер. Тарыны кичтән суга салып бүрттереп куям, иртән 5-6 минут кына пешереп алам. Кыргыч аша чыгарылган кишер өстим, тәменчә тоз, шикәр комы салам.
Эчлекне салып, үзегезчә бөгеп, духовкага тыгабыз. Ярты сәгатьтә әзер була. Камыр катланып, кетердәп тора. Ясап карагыз. Бәрәңге, кабак, кишер, алма, кәбестә тәкәләре өчен бик әйбәт.
Тәмле булсын!
Эльмира Тимергалиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев