Эремчек һәм караҗимештән пирог рецепты
Кибеттә камыр ризыкларына зур сайлап алу мөмкинлеге булса да, өйдә пешерелгәне аеруча тәмле була
Кибеттә камыр ризыкларына зур сайлап алу мөмкинлеге булса да, өйдә пешерелгәне аеруча тәмле була. Сезгә эремчек һәм караҗимештән пирог рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен 250 грамм он, 60 грамм шикәр комы, 100 грамм акмай, 1 йомырка, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч.
Эчлек өчен: 400 грамм эремчек яисә каймак, 200-300 грамм караҗимеш (җимешне алдан җылымса суга салып бүрттереп алыгыз), 2 йомырка, 80 грамм чамасы шикәр комы.
Әзерләү тәртибе. Эремчек, йомырка, он, шикәр комын блендерда болгатабыз. Камырны табага җәеп, өстенә караҗимеш тезәбез дә өстенә эремчек яисә каймак сылыйбыз. 180 градуска кадәр җылытыплган духовкада 35 минут пешерәбез. Пирогны суынгач кына кисәбез. Тәмле булсын!
Фото – ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев