Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Пирог

Райондашыбыз Ирина Хәйруллина камыр ризыклары пешерергә ярата. Шуларның берсе – тиз арада әзерләнүче пирог. Әлеге пирог рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 2 йомырка, 100 грамм шикәр комы, 200 мл җылымса сөт, 120 мл сыек май, 250 грамм он, 2 аш калагы какао, 1 кап көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

Крем өчен: 200 грам каймак, 1 плитка шоколад, вакланган әстерхан чикләвеге.

Әзерләү тәртибе. Башта йомырка белән шикәр комын туглап, сөт, сыек май кушабыз. Онны, көпшәкләндергечне һәм какаоны катнашмага иләк аша үткәреп салырга кирәк. Барысын да яхшылап болгатабыз һәм пергамент кәгазе җәелгән табага салып, 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 20-25 минут пешерәбез. Шушы вакыт узмыйча духовканы ачмагыз! Пирог әзрәк суынгач, өстен шырпы белән  тишкәлибез дә крем сылыйбыз һәм чикләвек сибәбез. Чикләвекне алдан бераз кыздырып алырга кирәк булачак. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев